Accessibility links

Кайнар хәбәр

Super Tatar төркеме Тукайга багышланган музыкаль клип чыгарды


Super Tatar төркеме
Super Tatar төркеме

Финляндия, Германия һәм Татарстан музыкантларыннан торган төркем тәүге видеосын Тукайның туган көнендә тәкъдим итә. Клип Хельсинки янындагы урманнарда төшерелгән.

Фин татары һәм музыканты Дәниз Бәдретдин җитәкчелегендәге Super Tatar төркеме 26 апрельдә үзенең тәүге музыкаль клибын тәкъдим итте. Ул "Бик еракта идек без" татар халык җырына язылган һәм Финляндия урманнарында төшерелгән.

Видеоны Hava Production ширкәте төшергән. Аның вәкиле Илшат Рәхимбай үзенең фейсбук сәхифәсендә язганча, ул аны Тукайга багышлый. "Клипны Габдулла Тукайга, һәм төрле сәбәпләр аркасында моңлы сазларыннан китеп, еракта яшәргә мәҗбүр калган, бөтен дөнья буенча таралып яшәүче милләттәшләремә багышлыйм", дип яза ул.

Super Tatar төркеменең үзенчәлеге дә төрле илләрдә яшәүче татарлардан торуы. Җырчы һәм гитарачы Дәниз Бәдретдин Финляндиядән, саксофончы Муса Малик Германиядән, бас-гитарачы Илнар Фатыйхов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова һәм барабанчы Тимур Сәфәров Татарстаннан.

Дәниз Бәдретдин Азатлык хәбәрчесенә белдергәнчә, төркем тиздән Европага кыска турга китәчәк һәм үзенең тәүге альбомын тәкъдим итәчәк.

XS
SM
MD
LG