Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Мәҗлесне тыюны кырымтатар хокукларына һөҗүм дип атады


26 апрельдә Кырымның Русия билгеләгән Югары мәхкәмәсе Кырымтатар Милли мәҗлесен экстремистик оешма дип атады.

Европа Берлеге Кырымтатар Милли Мәҗлесен тыюны кырымтатар халкына һөҗүм һәм Русия тарафыннан басып алынган Кырымда кеше хокуклары белән хәлнең тагын да катлауланачагына дәлил булып тора дип атады. Бу хакта Европа ташкы эшләр идарәсе белдерүендә әйтелә.

"Кичекмәстән кеше хокуклары һәм башка халыкара хокуклар кысаларында, аерым алганда бу очракта кырымтатар җәмгыятенә карата барлык халыкара стандартларның саклануын тәэмин итү кирәк", диелә документта.

Сишәмбе көнне Кырымның Русия билгеләгән Югары мәхкәмәсе Кырымтатар Милли мәҗлесен экстремистик оешма дип игълан итте һәм аның эшчәнлеген Русиядә тыю карарын чыгарды.

XS
SM
MD
LG