Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсенең татарлар яшәгән Тугыз авылы су астында калып бара


Тугыз авылы мәчете
Тугыз авылы мәчете

Тугыз авылы халкының өйләре су астында калган. Аксакаллар авыл тарихында бу кадәр су басуны хәтерләми.

Төмән өлкәсенең биш районындагы авыллар су астында калган дип әйтергә була. Мисал өчен, Вагай районы Тугыз авылында су басу нәтиҗәсендә халыкның күпчелеге өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган.

Тугыз авылы
Тугыз авылы

Алар өчен вакытлыча урнашу урыннары булдырылган. Вагай һәм Заречный бистәләреннән тыш, су басудан зыян күрүчеләрне җирле мәктәпкә урнаштырганнар. Кайберләре туганнарына киткән.

Аксакаллар су басуның элек тә булганын әйтә, әмма бу кадәр су күтәрелгәнен алар хәтерләми. Авылда барлыгы 288 кеше яши. Аларның күпчелегенең йортлары су астында калган.

Тугыз авылы
Тугыз авылы

Мөхәммәт Хәбибуллин шуларның берсе. Ул башта су ул кадәр күтәрелмәс дип өметләнеп, бөтен кыйммәтле әйберләрне өскә күтәргән, әмма аның өмете акланмаган. Кешеләр генә түгел, авыллардагы хайваннар да зыян күрә. Кайберләре эт, песиләрне түбә башына күтәргәнен әйтә.

Авылларга керү юлларын шулай ук су баскан һәм бу коткаручыларның эшен тагын да катлауландыра. Коткаручыларның көне-төне эшләве әйтелә.​

XS
SM
MD
LG