Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат: Татарстанның эре ширкәтләре «Форос»ны сатып алуга бәйле булырга мөмкин


"Форос" кунакханәсе
"Форос" кунакханәсе

3 февральдә һөнәр берлекләре федерациясенең Кырымда Украин эшмәкәре Игорь Коломойскийдан тартып алынган “Форос” шифаханәсен 1,4 миллиард сумга сатып алган иде.

Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе "Форос"ны АКШ һәм Европа Берлеге санкцияләр исемлегенә эләгүдән качу мөмкин булган юлларны кулланып сатып ала алган. Русия бәйсез һөнәр берлекләре рәисе Михаил Шмаков сүзләренчә, эре төбәк ширкәтләре шифаханәне сатып алганда Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе оператор буларак катнашкан. Ширкәтләр арасында КАМАЗ, "Татнефть", ТАИФка кергән нефтехимия җитештерүчеләре бар. Шмаков "Форос"ның элекке хуҗасы булган украина миллиардеры Игорь Коломойский бу оешмаларга санкцияләр кертүне таләп итүе ихтимал иде дип саный.

Интернеттагы форумнарда бу турыда фикер алышучылар да яшерен иганәченең һөнәр берлекләре аша эш итүен алда килеп чыгарга мөмкин проблемнардан саклану теләге белән аңлаткан иде. Шул ук вакытта заманында Чехиянең Карловы-Вары курортында Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе сатып алган шифаханәнең хәзер кем кулында булуы турында да сорау күтәрелә.

Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң "Форос" шифаханәсе Коломойскидан тартып алынды һәм сатуга чыгарылды. Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе аны 1,4 миллиард сумга сатып алды.

XS
SM
MD
LG