Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда җирне инвесторларга бирүгә каршы урам җыены куып таратылды


Кызылордада 1 май җыены, 2016 ел
Кызылордада 1 май җыены, 2016 ел

Казакъстанның Кызылорда һәм Жанаозен калаларында 1 май урам җыеннары куып таратылды. Президент Назарбаев Украинадагы хәлләрнең кабатлана алуына борчыла.

Кызылорда шәһәрендә Милли бердәмлек көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында полиция "җирне сату һәм арендага бирүгә" каршы чыгышлар ясаган бер төркем активистларны куып таратты. Алар белән соңрак театр бинасында җирле хакимият вәкилләре очрашты.

Казакъстан җирләрен чит ил ватандашларына хосуси милеккә бирүгә каршы чыгучылар белән Кызылорда өлкәсе хакиме урынбасары Наурыз Байкадамов һәм хакимияттәге "Нур Отан" фиркасенең җирле бүлеге башлыгы Ибадулла Куттыкожа сөйләште. Протест белдерүчеләр җирләрнең язмышын халык белән килештереп хәл итәргә чакырды. Хаким урынбасары җирне арендага алучы үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән хәлдә, аның кире дәүләткә кайтаралачагын белдерде. Бер сәгатьлек сөйләшүдән соң активистлар таралышты, дип хәбәр итте Азатлыкның өлкәдәге хәбәрчесе. Жанаозендә шундый ук таләпләр белән чыккан берничә кеше тоткарланды.

Кызылордада җирне хосусыйлаштыруга каршы урам җыены куып таратылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00

Президент Нурсолтан Назарбаев үзенең 1 май чыгышында Казакъстан халкын "Украина сценариен" кабатламаска чакырды. Президент Украинаның бердәм максаты булмаганга, ил сәяси һәм икътисади проблемаларны чишү урынына үзара тарткалашуга, җинаятькә һәм җәнҗалларга баткан, дип саный.

XS
SM
MD
LG