Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Берлинда "Җиңү оныклары" исемле яшьләр корылтае оештыра


2015 елда Дондагы Ростовта балаларның Җиңү парады
2015 елда Дондагы Ростовта балаларның Җиңү парады

7-10 май көннәрендә Германия башкаласы Берлинда Русия яшьләре һәм Германия яшәүче руслар катнашында патриотик корылтай үтәчәк.

Пенза дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты, Русиянең яшьләр һәм балалар дәүләт шурасы, Русия яшьләр эшләре федераль агентлыгы белән берлектә Русиянең Германиядәге илчелеге ярдәмендә Берлинда 7-10 май көннәрендә корылтай оештыра.

Програмда түгәрәк өстәлләр, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, Берлинның тарихи урыннарын барып күрү, сугышта катнашканнар белән очрашу. Корылтайның максаты "Икенче дөнья сугышында совет гаскәрләренең дөньяны нацилардан азат итүен хәтерләтү, моның нигезендә Русия яшьләрен һәм Германиядә яшәгән русларны сугышка объектив карарга өйрәтү", диелгән корылтайны оештыручылар сәхифәсендә.

Корылтайда сугыш тарихы белән кызыксынган, яшьләр хәрәкәтендә актив катнашкан, Германиядәге руслар белән уртак проектларны тормышка ашырырга теләгән 18-35 яшьлек кыз һәм егетләр катнашачак.

XS
SM
MD
LG