Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумы Казанда Әби-патшага һәйкәл куюга каршы


Казанның Бауман урамында Әби патша арбасы
Казанның Бауман урамында Әби патша арбасы

Әби-патша самодержавия һәм изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы булып тора, дип белдерә яшьләр форумы.

Дөнья татар яшьләре форумы Әби-патшага һәйкәл кую өчен бәйгене туктату таләбе белән пәнҗешәмбе Казан мэры Илсур Метшинга ачык хат юллады.

Хатта һәйкәл куярга җыенган урын – Кабан күле яр буе "рухи һәм тарихи яктан татар мәдәнияте белән бәйләнгән", ә "Русия халыкларының фаҗигале тарихында Әби-патшаның урыны бер төрле генә түгел", дип әйтелә. Хат авторлары фикеренчә, Әби-патша самодержавия һәм изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы булып тора.

Форум Әби-патша чорында Пугачев түнтәрелешенең канга батырылуын, патшабикә Сөембикәнең нәсел тамырлары нугай халыкының юкка чыгарылуын да мисал итеп китерә. Яшьләр Казанда инде Әби-патшага моңа кадәр куелган һәйкәлләр барлыгын да ассызыклый.

14 апрельдә Казан башкарма комитеты башкаланың Меңъеллыгы бакчасы янындагы Кабан күле яры буена Әби патшаның 1767 елда Казанга сәфәрен чагылдырган һәйкәлгә бәйге игълан итте.

XS
SM
MD
LG