Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Вәлиди белән Мирсәет Солтангалиев большевик сафларында


Ишембайдагы Зәки Вәлиди музее
Ишембайдагы Зәки Вәлиди музее

1918 елның гыйнвар башында башкорт мәсьәләсе кабат калкып чыга. Башкортлар 2-17 гыйнварда Оренбурда өченче корылтайларын үткәреп, башкорт хөкүмәте төзиләр һәм Башкортстан автономиясен игълан итәләр. Хөкүмәтнең рәисе итеп Юныс Бикбов, эчке эшләр һәм саклану министры итеп Зәки Вәлиди сайлана.

Моның белән генә чикләнмичә, башкортлар армия төзү эшенә дә керешәләр. Зәки Вәлиди Оренбур казаклары атаманы Александр Дутов белән килешү төзи, ләкин большевиклар 18 гыйнварда Оренбурга бәреп кереп Зәки Вәлидине кулга алгач, башкорт-казак хезмәттәшлеге өзелә. Дутов гаскәре Оренбурны кабат үз кулына ала һәм Зәки Вәлидине азат итә. Гомумән, ул көннәрдә шәһәрләр кызыллардан акларга, аклардан кызылларга күчә. Вәлиди яңадан кулга алына һәм бу юлы инде Җамалетдин Вәлиди тырышлыгы аркасында иреккә чыга, Милләт мәҗлесе әгъзасы Сәлах Атнаголов арадашчылыгы белән Зәки Вәлиди Сталин тарафыннан Мәскәүгә чакырыла.

7 июньдә башкорт хөкүмәте яңадан төзелә, аның рәисе һәм саклану министры итеп Зәки Вәлиди куела

1918 елның 27 маенда Чиләбедә урнашкан чехословак корпусы аклар ягына чыга. Моннан файдалананып 7 июньдә башкорт хөкүмәте яңадан төзелә, аның рәисе һәм саклану министры итеп Зәки Вәлиди куела. Башкорт хөкүмәте Самардагы вакытлы хөкүмәт һәм адмирал Александр Колчак белән элемтәгә керә. Бер үк вакытта Оренбурда урнашкан башкорт армиясе инфраструктурасы корыла. Офицерлар арасында башкортлар да татарлар да, шул исәптән Ильяс Алкин, Чанышев һәм Ишбулатов булалар.

1918 елның ноябрендә Зәки Вәлиди белән большевиклар арасында башланган сөйләшүләр 1919 елның 18 февралендә тәмамлана. Килешүнең беркетмәсенә кул куйганнар арасында Солтангалиев та була. Ул Вәлидигә башкорт гаскәрен кызылларның Бишенче армиясенә түгел, ә бәлки Беренче армиягә тапшырырга киңәш итә һәм шул рәвешле башкорт солдатларын зур кыенлыклардан коткара.

Вәлиди большевиклар белән тыныша алмый һәм туган илен ташлап китәргә мәҗбүр була

Зәки Вәлиди һәм аның якын көрәштәшләре Мәскәүгә барып Ленин һәм Сталин белән күрешеп сөйләшәләр. Бу сөйләшүләр Зәки Вәлидинең хыялында булган Башкортстан автономияле җөмһүриятенең төзелүенә юл ача, әмма ләкин ахыр чиктә Вәлиди большевиклар белән тыныша алмый һәм туган илен ташлап китәргә мәҗбүр була.

Милләт Мәҗлесе белән Хәрби Шураның актык көннәре

1918 елның 8 гыйнварында Казанда Русия мөселманнарының икенче гомуми хәрби корылтае ачыла. Аңа җыелган 200ләп делегатның күпчелеген милләтче демократ офицерлар белән туган авылларында дини белем алган солдатлар тәшкил итә. Шуны да әйтергә кирәк, делегатларның яртысы эсерлар, меньшевиклар һәм большевиклар партияләрен яклаган солдатлар була, аларның яртысы исә большевиклардан тора. Милләт ягыннан караганда, делегатларның 35 процентын башкортлар тәшкил итә. Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин Казанда 20 мең, Оренбурда 12 мең, Уфада 15 мең, башка шәһәрләрдә тагын 10 мең мөселман сугышчысы бар дип лаф ора һәм үзен зур хәрби куәткә ия дип хис итә.

Ул вакытта хакимият бер тарафтан икенче тарафка күчә, көчләр балансы гел үзгәреп тора, шул процесска карап аерым кешеләр дә позицияләрен үзгәртеп тора

Корылтайда төрледән-төрле темалар буенча фикер алышына. Иң мөһим тема милли хәрби берләшмәләр төзү белән бәйле була. 95 мөселман полкы башлыгы Әкрәм Биглов корылтайны соңгы пуляга кадәр яклаячагына гарантия бирә. Ләкин шул ук Биглов, хакимият большевиклар кулына тәмам күчкәч, алар ягына чыга. Алга таба ул большевикларга да хыянәт итә. Ул вакытта хакимият бер тарафтан икенче тарафка күчә, көчләр балансы гел үзгәреп тора, шул процесска карап аерым кешеләр дә позицияләрен үзгәртеп тора.

Корылтай март аена кадәр дәвам итсә дә, ачык һәм төгәл нәтиҗәсе булмый. 28 февральдә Казан Шурасы Хәрби Шураның җитәкчеләрен кулга ала, нәтиҗәдә Үзәк Хәрби Шура әгъзалары, корылтай делегатлары һәм 95 мөселман полкы Казан каласының Болак арты районына күчәләр. Алар белән большевиклар арасында бәрелешләр булгалап тора. Ниһаять, Балтыйк флотыннан килгән һәм яхшы коралланган матрос батальоны гыйсъянны баса. 28 мартта мөселман комиссариаты рәисе Мулланур Вахитов Хәрби Шураның бетерелүен игълан итә. Шура җитәкчеләреннән Госман Токымбәтев белән Йосыф Мозаффаров Германиягә качалар, Ильяс Алкин исә Зәки Вәлиди янына барып башкорт гаскәренең генераль штабы башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә.

1918 елның 11 гыйнварында Милләт Мәҗлесенең сессиясе тәмамлана, икенче сессия 1 майда ачылырга тиеш була. Тик Уфада урнашкан Милли идарә һәм Милләт Мәҗлесе шул ук елның 25 апрелендә большевиклар тарафыннан яптырылалар. Бу оешмаларны яптыру турындагы карарнамә Сталин һәм Мулланур Вахитов тарафыннан имзалана. Милләт Мәҗлесе әгъзасы, соңыннан большевиклар ягына чыккан Гыйлемдар Баембитов Милли идарә рәисе Садри Максудины, нәзирләрне (министрларны) һәм нәзарәтләрдә эшләүчеләрне кулга алмыйча аларга ярдәм күрсәтә. Шуның аркасында кайбер кешеләр үлемнән котыла.

Солтангалиев алга чыга

Мәскәүдә мөселман комиссариаты оештырылу Казандагы сулчыларга сигнал биргән кебек була. Икенче гомуми хәрби корылтайда катнашкан сул карашлы делегатлар 17 февральдә җыенны ташлап китәләр. Казанның Эшче, хәрби һәм крестьян вәкилләре шурасы бу форсаттан файдаланып Казанда да мөселман комиссариаты төзелүне игълан итә. Аның башлыгы итеп Мирсәет Солтангалиев билгеләнә, урынбасары итеп Сахибгәрәй Сәедгалиев куела.

Комиссариат әгъзалары арасында Милләт Мәҗлесе әгъзасы Ш.Әхмәдиев тә була. Халык аны нәкъ менә Милләт Мәҗлесендә вазифа башкару өчен сайласа да, ул исә җиңел генә позициясен үзгәртеп, Мәҗлескә дошман булган кешеләр сафына күчә. Моны ул замандагы шартлар белән аңлатып була. Нормаль сәяси вазгыять шартларында Әхмәдиев кебекләрне хыянәтче дип тамгаларга мөмкин булыр иде. Хәзерге заманда да илебездә партияләрне бияләй урынына алыштырып торган сәясәтчеләр еш кына күренә. Мондый хәлләр фиркаләрнең идеология ягыннан бер-берсеннән әлләни аерылып тормавыннан киләме, әллә сәясәтчеләрнең җиңәчәге алдан ук аңлашылган партиягә керүне әхлакый проблема дип санамауларына нигезләнәме? Төгәл җавап бирү кыен.

Солтангалиев 1911 елда Казанда Рус-татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, 1913 елда социализм идеяләре белән таныша

Солтангалиев 1911 елда Казанда Рус-татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, 1913 елда социализм идеяләре белән таныша. Уфа губернасы, Стәрлетамак өязендә мөгаллим булып эшләгәндә программасын яза башлый. Аның төп таләпләре – монархиядән демократик республикага күчү, бай җирбиләүчеләрнең җирен крестьяннарга өләшү, завод-фабрикаларны эшчеләр кулына тапшыру, бөтен милләтләргә үз язмышларын үзләре билгеләү хокукын бирү. 1915 елда Солтангалиев араларында күп кенә татарлар да булган Баку нефтьчеләренең тормышын якыннан өйрәнә, мәкаләләр яза, әңгәмәләр ясый, нефтьче эшчеләрне фоторәсемгә төшерә. Туплаган материалларны җирле азәри һәм рус газеталарында бастыра.

Әхмәд Салихов Мирсәет Солтангалиевнең социаль өлкәдәге белемен, журналистлык тәҗрибәсен һәм оештыру сәләтен күреп, аны Милли Шураның сәркатибе вазифасын башкарырга чакыр

1917 елгы Беренче Русия мөселманнары корылтаеннан соң Русия мөселманнары Милли Шурасы рәисе итеп сайланган Әхмәд Салихов (Цаликов) Мирсәет Солтангалиевнең социаль өлкәдәге белемен, журналистлык тәҗрибәсен һәм оештыру сәләтен күреп, аны Милли Шураның сәркатибе вазифасын башкарырга чакыра. Солтангалиев тәкъдимне кабул итеп Петербурга юнәлә, анда II Русия мөселманнары корылтаен әзерләү эшләрендә актив катнаша, 21 июль-1 августта Казанда үткән бу җыенга үзе дә делегат сыйфатында бара. Корылтай турында мәкаләләр язып, “Казанское время” газетасында бастырып чыгара. Күргәнебезчә, ул да, социалистик карашлы бик күп Идел-Урал төрекләре кебек, милли оешмада сизелерлек мөһим роль уйный.

Корылтайда Солтангалиев Мөселман Социалистлар Комитеты рәисе Мулланур Вахитов белән таныша, нәтиҗәдә комитетта сәркатиплек урынына тәгаенләнә. 1917 елгы октябрь түнтәрелеше вакытында алар икесе дә большевик хакимиятен урнаштыру юнәлешендә кызу эшчәнлек күрсәтәләр.

XS
SM
MD
LG