Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйровны Путинга шикаять иткән Чечняда яшәүченең өен яндырганнар


Рамазан Джалалдинов
Рамазан Джалалдинов

Чечняда юлларның начар булуы турында Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать белән чыккан Рамазан Джалалдинов өен яндырганнар.

Джалалдиновлар гаиләсе Шарой районы Кенхи авылында яши. Джалалдинов җәмәгате сөйләвенчә, 13 майга каршы төндә битлекле кешеләр өйләренә килеп кергән, аны һәм балаларын машинага утыртып китеп, күпер төбендә "ташлап калдырганнар". Бу кешеләр өйгә ут төрткән. Авыл кешеләрен бу хакта сөйләсәгез, сезнең өйләрегезне дә яндырабыз, дип куркытканнар.

Джалалдинов үзе бу хәлгә кадәр эзәрлекләүләрдән качып Чечнядан Дагыстанга киткән булган.

Джалалдинов Путинга видеомөрәҗәгатен ярым җимерек өйләр һәм юллар янында яздыра. Икенче чечен сугышыннан соң федераль акчаларның авылга кадәр килеп җитә алмавын әйтә. Мәскәүдән алган теләсә-нинди субсидиянең өчтән бер өлешен кире ришвәт итеп бирүне таләп иткәннәрен дә белдерә.

Видеомөрәҗәгать дөньяга чыкканнан соң Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бу хәлне "ялган" дип белдерә. 56 яшьлек Джалалдинов Русия баш прокуроры Юрий Чайкага да Кадыйровны шикаять итә. Шуннан Чечня телевидениесе авыл кешеләре Джалалдиновның белдерүләре дөреслеккә туры килми дип сөйләде, дип хәбәр итә.

Джалалдинов сүзләренчә, ул президент исеменә беренче шикаятен 2006 елда яза һәм шуннан соң аны шартлы рәвештә ике ел ярымга җинаять җаваплылыгына тарталар. Икенче тапкыр шикаять иткәч 13 тәүлеккә идән астына ябып куялар. Берничә тапкыр ул президентның кабул итү бүлмәсендә була, хокук яклау оешмаларына, авыл хакимияте башлыгына мөрәҗәгать итә, әмма бөтен мөрәҗәгатьләре дә уңышсыз тәмамлана.

XS
SM
MD
LG