Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең милли музеенда хәзинәләр күргәзмәсе эшли


Кече Пурга районында табылган бакыр акчалар
Кече Пурга районында табылган бакыр акчалар

Удмуртиянең милли музеенда үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдәге кыйммәтле һәм уникаль хәзинәләр республиканың төрле төбәкләрендә һәм Ижауда табылган.

Республиканың Милли музеенда Удмуртиянең төрле төбәкләрендә табылган 27 хәзинә саклана. Алар бу җирләрдә гомер иткән кешеләрнең тарихын, шөгылен ачыкларга, гореф-гадәтләре һәм башка өлкәләр белән багланышлары хакында белергә мөмкинлек бирә.

Афанасьев хәзинәсеннән алтын-көмеш әйберләр
Афанасьев хәзинәсеннән алтын-көмеш әйберләр

Табылдыклар төрле чорларга карый. Тарихчылар сүзләренчә, алар күп очракта илдәге үзгәрешләр чорында яшерелә. Мисал өчен, 1917 елгы революциядән соң мул тормышта яшәгән кешеләр эзәрлекләүдән качып котылу өчен күчеп китәргә мәҗбүр була. Алар үзләренең акчаларын, алтыннарын, башка кыйммәтле әйберләрен кире әйләнеп кайтырбыз дип өметләнеп күмеп калдыра. Музейда шундый бер бай сәүдәгәр Афанасьев күмеп калдырган әйберләр саклана.

Күргәзмәгә килүчеләр төрле елларда табылган хәзинәләрне зур кызыксыну белән карады. Экспонатлар белән күргәзмәне оештыручы, Милли музейның фәнни-экспозицияләр бүлеге мөдире Рәисә Мартынова таныштырды. Иң беренче хәзинә 1954 елда Ижауда шәһәр уртасында буа яныннан табылган. Анда күп кенә көмеш тәңкәләр булган.

"Ювелир хәзинәсе"ндәге останың эш кораллары
"Ювелир хәзинәсе"ндәге останың эш кораллары

Алнаш районы Күзебай авылыннан ерак булман җирдә табылган “Ювелир хәзинәсе” дип аталган табылдык тарихчылар, археологлар һәм музей хезмәткәрләре өчен бик кыйммәтле. Ул әйберләр VII гасырга карый. Анда меңнән артык бик кыйммәтле әйберләр. “Ювелир хәзинәсе”ндәге әйберләрнең күбесе бик яхшы сакланган. Алар арасында хатын-кызлар билбавы бар. Рәисә ханым сүзләренчә, ул төрки хатын-кызлары билбавын хәтерләтә. Хәзинәдәге көмеш тәңкәләр, савыт-сабалар арасында ювелирның эш кораллары да сакланган. Пычак, кайчы, бакыр, көмешне өретү өчен кечкенә генә махсус савытлар. “Бу хәзинә сенсация булды. Аның турында Мәскәү һәм Казан матбугат чараларында да яктыртылды”, дип сөйләде күргәзмәне оештыручы Милли музейның фәнни-экспозиция бүлеге мөдире Рәисә Мартынова.

Гарәп тәңкәләре
Гарәп тәңкәләре

Лесогурт хәзинәсен Дебесс районында Чепца елгасы буенда 1961 елда укучылар тапкан. “Хәзинәдәге гарәп тәңкәләре төрле чорга караган. Алардан кайсы чорда кайсы патша населе хакимлек итүен белеп була. Шул ук вакытта әлеге тәңкәләр IX гасырда хәтта аннан да элегрәк Удмуртия җирлегендә яшәүчеләрнең башка илләр, шул исәптән Гарәп һәм Урта Азия, Идел Болгарстаны белән сату итүләре хакында дәлилли”, диде Милли музейның фәнни хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева.

Удмуртия җирендә күмелгән хәзинәләр турында күп кенә риваятьләр йөри. Мисал өчен, коммунистлар башлыгы Пастухов яшергән хәзинәне әле дә таба алмыйлар. Шулай ук Пугачев хәзинәсен әле дә эзлиләр.

Шаркан районында табылган бакыр тәңкәләр
Шаркан районында табылган бакыр тәңкәләр

Күргәзмәдәге хәзинәләрнең күбесе берничә гасыр җирдә яткан. Аларны кешеләр очраклы рәвештә тапкан. Удмуртиянең Шаркан районында табылган хәзинә тарихы кызыклы. Көтүче егет яңгырдан соң чокырда ялтыравыклы әйберләр күрә, таяк белән төртеп карый һәм җир астыннан күпсанлы тәңгәләр килеп чыга. Көтүче ике меңгә якын төрле чорда сугылган бакыр тәңкәләр казып ала. Рәисә Мартынова ул тәңкәләрнең Явыз Иван чорында сугылганын, Екатерина II заманында һәм Себердә сугылганнары булуын әйтте.

Кече Пурга районында да бакыр тәңкәләргә тап булганнар. Аларның саны 300дән артык. Хәзинәләр арасында алтын-көмеш, бакыр тәңкәләрдән тыш кәгазь акчалар да бар. Алар да үз чорының бер билгесе. “Зур гына кәгазь акчалар – аларның санына карап байларга “толстосумы” дип әйтү шуннан китә”, дип аңлатты Рәисә Мартынова.

Афанасьев хәзинәсеннән
Афанасьев хәзинәсеннән

Хәзинәләрнең барысы да музей хезмәткәрләре, тарихчыларга тикшеренү өчен кызыклы материал. Әмма Удмуртия җирендә табылган хәзинәләр тулысынча түгел икән. Аларның бер өлеше хәзинәләрне табучылар кулындакалу мөмкин. Моның дәлиле буларак Рәисә Мартынова Ижауда 1987 елда Кызыл урамында бай сәүдәгәр Афанасьев йортын сүткәндә табылган әйберләргә нигезләнеп китерде. Юк-юкта шушы хәзинәдәге табылдыкларга ошаган алтын һәм көмеш әйберләр коллекционерларда һәм базарда шундый сирәк әйберләр белән сату итүчеләр кулында күренә икән.

Афанасьев хәзинәсендәге алтын әйберләр
Афанасьев хәзинәсендәге алтын әйберләр

Афанасьев йортындагы хәзинәне көллият укучылары иске йортны сүткәндә аның нигезеннән табып ала. Хәзинәдә төрле-төрле алтын-көмеш кашыклар, башка савыт-саба була. Башта табылдыкларны ювелир кибетенә алып килә укучылар. Кибет хезмәткәрләре Милли музей белән элемтәгә керә. “Безнең кибеттәге алтын әйберләр алар янында югалып калды”, дип әйткән алтын кибете директоры. Ә Милли музей директоры бу урынга сакчылар куя. Берничә көннән тагын алтын-көмеш йөзекләр, алкалар, беләзекләр табалар.

“Ювелир хәзинәсе”ндәге билбау
“Ювелир хәзинәсе”ндәге билбау

Күргәзмәдәге алтын-көмеш кашыклар, башка савыт-саба әле хәзер дә күз явын алырлык. “Бу әйберләрне бай сәүдәгәр Мәскәү заводларына заказ биреп ясаткан. Аларның тышындагы бизәкләр бик үзенчәлекле һәм башка төбәкләрдә табылган бер генә әйбердә дә чагылмый”, диде Рәисә ханым.

Әлеге күргәзмәдә борынгы гарәп тәңкәләре, алтын-көмеш бизәнү әйберләре белән милләттәшебез Айгөл Гыймазиева сокланып йөргән. Ул гына да түгел, тарихны белү өчен дә кызыклы, бик күп мәгълүмат тупладым, диде Айгөл.

Шулай итеп, Удмуртия җирлегендә табылган хәзинәләрнең бер өлеше белән танышырга мөмкин булды. Рәисә Мартынова сүзләренчә, алар белән музей хезмәткәрләре ешрак таныштыруны максат итеп куйган. Тиздән музейда кызыклы фарфор әйберләр күргәзмәсе ачылуы көтелә.

XS
SM
MD
LG