Көньяк Осетиядә Русия офицерлары утырган автобус упкынга төшеп китеп алты кеше һәлак булган, 16 кеше яраланган. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерә, дип хәбәр итә "РИА Новости"
Каза Цхинвал-Канчавети юлында була. Яраланганнарны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу автобуста күнегүгә барган хәрбиләр була. Министрлык хәбәр итүенчә, атвобусның туктату җиһазы сафтан чыккан булган.