Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида борынгы татар мәчете урынына яңасы төзелде


Минскида борынгы татар мәчете урынына яңасы төзелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

Минскида борынгы татар мәчете урынына яңасы төзелде

Минскида элек татарлар төзегән мәчет дүрт ярым тапкырга зурайтып төзекләндерелде. Бу эшләргә ун елдан артык вакыт китте.

Беларус башкаласы Минскида мәчет төзелеше инде 2004 елда ук башланган иде, әмма финанс һәм хакимият белән кайбер аңлашылмаучанлык сәбәпле ул тукталып калды. Бары 2013 елда гына мәчет төзелешен дәвам итә алдылар. Менә инде мәчет әзер дигәндә дә, әле аның ачылышы кайчан булачагын төгәл беркем әйтә алмый.

Беларус мөселманнары җәмгыяте рәисе Әбу-Бәкер Шабанович Азатлыкка әйтүенчә, алар аны 2-3 айда ачарга планлаштыра.

“Инде бер ай дигәндә мәчет ачылышка әзер булачак, әмма төзелеш башланыр алдыннан безгә беренче чиратта мәчет төзү, аннары аның янындагы җирлеген, элекке татар зират урынын матурлау шарты куелган иде. Бу шәһәр башкарма комитеты карарында язылган. Әлеге мәсьәләдә җирле хакимият белән бәхәсләр бара, чөнки бу эшне кем башкарырга тиешлеге хәзергәчә билгеле түгел.

Минскида татарлар төзеткән мәчет
Минскида татарлар төзеткән мәчет

Без инде документларны берничә ел элек үк бирсәк тә, хакимият һич ниндидер фикергә килә алмый. Без монда тирәлеккә Ватанны саклаучы татарларга истәлек билгесе куюны үтенәбез. Белмим алар безнең үтенечне истә тотмыйча гына бу җирлекне үзләре матурлармы, яисә инде безнең үтенеч белән ризалашып әлеге эшне безгә тапшырырмы? Әлбәттә хакимияткә истәлек тактасы кую тәкъдиме бик ошамый", ди Шабанович.

Аның әйтүенчә, мәчет Минскида татарлар тарафыннан 1902 елда төзелгән һәм 1962 елда җимерелгән. Яңа мәчет элеккесеннән 4,5 тапкырга зурайтып эшләнгән. Анда хәзер 1,5 мең ярым кеше сыячак. Бу җир барлыгы 2,5 гектарны тәшкил итә. Мәчет төзелеше нигездә Төркия биргән акчага башкарылган.

XS
SM
MD
LG