Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан референдумы президентка теләгән кадәр урынында калырга юл ачты


Таҗикстанда конституциягә үзгәрешләр кертү турында референдум узды. Катнашучыларның 94.5% үзгәрешләрне хуплап тавыш бирде.

Таҗикстан Сайлау комиссиясе рәисе 22 май узган референдум нәтиҗәләрен игълан итте. Бахтиёр Худоёрзода сүзләренә караганда, референдумда 4 миллион 38 мең кеше тавыш биргән. Катнашучыларның 94.5% Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплаган. 3.3% каршы тавыш биргән.

Үзгәрешләр Конституциядәге терминнарга кагыла, әмма белгечләр төп үзгәреш - президент вәкаләтләре турында, ди. Эмомали Рахмонга теләгән кадәр президент итеп сайлану юлы ачылды һәм президентлыкка намзәтнең яше 35 яшьтән 30га үзгәртелде. Бу үз чиратында президентлыкка Рахмонның улы Рустами Рахмонны чыгарырга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш парламентка депутатлар һәм Конституция мәхкәмәсенә намзәтләр дә 30 яшьтән сайлана ала. Тагын бер үзгәреш - дини көнтәртибе булган сәяси фиркаләр төзү тыела.

XS
SM
MD
LG