Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Евразия йөрәге" сәнгать фестивале башланды


“Симфоник төн” тамашасы
“Симфоник төн” тамашасы

25 май Уфада "Евразия йөрәге" исемле халыкара фестиваль ачылды. Ул үз эченә вокал сәнгатьне дә, кинематография яңалыкларын да, гыйльми-гамәли конференцияне дә ала.

Сәнгать фестивале Русиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе һәм Башкортстан мәдәният министрлыгы башлангычында оештырыла. Бәйрәмнең беренче көне иртәнге яктан ук түгәрәк өстәл сөйләшүе һәм сәхнәне яктырту дизайны нигезләре турында осталык дәресләре белән башланып китте. Ә кичен Конгресс-холл янындагы амфитеатрда “Симфоник төн” тамашасы булып узды. Чирәм белән капланган калкулык итәкләрендә меңнәрчә тамашачы урын алды. Республиканың Яшьләр симфоник оркестры дөнья, Русия һәм Башкортстан классик музыкасы әсәрләрен башкарды. Искитмәле матур тамаша озакка сузылган фейерверк белән тәмамланды.

Уфада Симфония төненә 20 меңләп кеше килгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00

“Евразия йөрәге” бәйрәме тагын дүрт көн дәвам итәчәк. 26 май көнне ул кино сәнгатенә багышлана. Амфитеатрдагы зур экранда тамашачыларга нәфис, документаль һәм анимация фильмнары тәкъдим ителәчәк. Башкортстан киностудиясе мөдире Азамат Хуҗахмәтов әйтүенчә, кино тамашалары һәртөрле зәвыкка туры килерлек итеп сайланган.

Алдагы көннәрдә “Евразия киңлегендә мәдәниятара диалог” исемле гыйльми-гамәли конференция дә оештырыла. Ә фестивальне атна азагында “Урал моңы” халыкара сәнгать бәйгесе һәм аның җиңүчеләренең Гала-концерты тәмамлый.

XS
SM
MD
LG