Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Урыс теле бердәм русияле милләте ясауга хезмәт итә


Владимир Путин патриарх Кирил белән
Владимир Путин патриарх Кирил белән

Урыс православ чиркәве оештырган Урыс сүзе җәмгыятенең беренче корылтаенда чыгыш ясап Русия президенты Владимир Путин урыс теленең бердәм русияле милләте ясаудагы роле турында сөйләде.

“Сүз күп тә түгел, ким дә түгел милли бертөрлелек турында, үз холкына, үз традицияләренә, үз көнкүрешенә ия халык булу һәм шулай булып калу, буыннар арасындагы алмашны һәм бәйләнешне югалтмау турында бара”, диде президент.

Путин әйтүенчә, урыс теленең роле күпмилләтле илдә бердәм русияле милләте ясаудан һәм милләтара аралашу теле булудан гыйбарәт.

XS
SM
MD
LG