Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Илми Умеровның балаларыннан сорау ала


Илми Умеров

ФСБның Кырымдагы бүлеге бүген Кырымтатар Мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеровның балаларын да сорау алуга чакырды.

Бу турыда Кырымтатар Корылтаеның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев хәбәр итте.

Кырым аннексиясенә каршы сөйләгән өчен Русия хакимиятләре тарафыннан сепаратизмда гаепләнүче Умеровка Кырымнан чыгу тыелган. Аңа шулай ук үзенә каршы ачылган җинаять эшенә бәйле мәгълүматларны фаш итү дә тыелган.

12 майда Умеровның өендә тентү уздырылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG