Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Урта диңгездә йөзләрчә мигрант югалган


Бу атнада гына да Италия яры янында өч кораб батты.

Соңгы берничә көндә Урта диңгездә 700 мигрант батып үлгән булуы ихтимал. Алар Төньяк Африкадан Европага эләгергә тырышучылар. Associated Pressка БМОның качаклар эшләре вәкиле Карлотта Сами белдерүенчә, бу атнада Италия яры янында өч кораб баткан. 25 май көнне мигрантлар булган көймә капланып 100гә якын кеше югалды.

26 май иртәсендә 670 мигрант булган кораб фаҗигагә очрады. 550 кеше югалды, 104 коткарылды. Барлыгы 15 кеше мәете табылды. Карлотта Сами әйтүенчә, бу кораб моторсыз булган һәм буксирда барган.

27 май көнне тагын бер кораб әйләнеп, 45 кеше үлде, 135 кешене коткара алдылар. Күпләр югалган булып санала.

XS
SM
MD
LG