Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәр елның маенда Казаннан бер АКШ ватандашы куыла


Ян Боннер җәмәгате Татьяна белән
Ян Боннер җәмәгате Татьяна белән

КФУда укыган АКШ ватандашы Ян Боннер “студент визасы белән дәрес биреп” канун бозуы сәбәпле илдән куылды. Аның янына АКШ вице-консулының килеп китүен илчелек "АКШ ватандашы өчен гадәти җаваплылык" дип атады.

Татарстан башкаласы – Мәскәү белән Петербурдан кала иң күп чит ил студенты укыган шәһәр. Казанның берничә югары уку йорты чит ил ватандашларына рус телен укыту програмнарын тәкъдим итә, моннан тыш семестрлап укып киткән алмаш студентлар да бар. Болар белән уку йортларының чит илләр бүлекләре шөгыльләнә.

“Русчаны яхшырак һәм тизрәк өйрәнергә теләүчеләр Казанга бара, чөнки анда инглизчә сөйләшүче аз. Син шунда җирле мохиткә чумасың, яшәр өчен рус теле бик кирәк, аны тиз өйрәнәсең”, дип сөйләде Азатлыкка Аврам Лион.

Аврам 2006 елда КДУның (хәзерге КФУ) чит ил студентларына рус телен укыту програмына үзе мөрәҗәгать итеп килгән. Университет аңа виза ясарга булышкан.

Аврам һәм Казанда рус телен өйрәнгән башка чит ил яшьләре сүзләренә караганда, инглиз телле һәр студент диярлек инглиз теленнән дәресләр бирү белән шөгыльләнә. Студентларга бу акча эшләү мөмкинлеге булса, тел өйрәнүче Казан кешеләренә инглизчәне чит илгә чыкмыйча өйрәнергә юл ача. Хәтта чит ил студентларының укытучылары, профессорлар тел өйрәнүчеләр белән студентларны үзләре таныштырган.

27 май кичендә АКШ студенты Ян Боннерның Казаннан куылуыннан соң хәлләр үзгәрергә мөмкин. КФУда Русия-АКШ мөнәсәбәтләре турында диплом эшен якларга әзерләнгән студентны “рөхсәтсез дәресләр бирүдә” гаепләп Русиядән чыгарып җибәргәннәр. 13 майда Боннерны “Русиядә чит ил ватандашының рөхсәтсез эшләве” маддәсе нигезендә гаепләү белдереп 2 мең сум штрафка тартканнар һәм депортацияне көткән кешеләр янына япканнар.

Ул вакытта студент янына Мәскәүдән АКШ консулы урынбасары Эмми Тюксбери килеп китте. АКШ дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд Русия тышкы эшләр министрлыгына “Русия хакимиятләренең АКШ ватандашлары иминлеген тәэмин итә алмавына” протест хаты җибәрде.

Виктория Нуланд
Виктория Нуланд

Болар нигезендә җирле мәгълүмат чаралары Нью-Джерси штатыннан килгән Ян Боннерның “гади генә студент булмавы” турында нәтиҗә ясады.

АКШның Мәскәүдәге илчелеге Ян Боннер янына вице-консулның баруын “чит илләрдәге АКШ ватандашлары өчен гадәти җаваплылык” дип атады.

“Шәхси тормышына йогынты ясау куркынычы сәбәпле мин сезгә бу очрак турында аерым аңлатма бирә алмыйм, әмма АКШ Дәүләт департаменты һәм консуллык вә илчелекләрнең төп эше чит илләрдәге АКШ ватандашларына ярдәм итү. Чит илдә тоткарланган яки кулга алынган һәр американ ватандашы янына консуллык вәкиле барып кайта”, дип белдерде Азатлыкка АКШның Мәскәүдәге илчелегенең матбугат вәкиле Уильям Стивенс.

Мәгълүмат чараларында Боннерның КФУда чечен телен һәм чечен сугышын өйрәнгәнен телгә алынды. Студентның фәнни җитәкчесе, Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе мөдире Яков Гришин боларны кире какты.

“КФУда ул АКШ белән килешү нигезендә укыды. Аның чечен сугышын өйрәнгәне – уйдырма. Моны кем һәм ни сәбәпле уйлап чыгарганны күз алдыма да китерә алмыйм. Без чит ил студентларының үз илләре белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшереп язуын телибез. Боннер да АКШ-Русия мөнәсәбәтләре турында диплом якларга әзерләнә иде. Дәүләт имтиханнарына берничә көн калган иде”, дип сөйләгән Гришин “Вечерняя Казань” хәбәрчесенә.

YouTubeта Боннер узган җәйдә урнаштырган бер видеосында Киев сәфәре барышында таксист Дмитро белән украиннарның фашист булмавы, Украинада урыс телендә сөйләшүчеләрнең рәнҗетелмәве турында сөйләшә һәм видео ахырында "телевизор караганда уйлагыз" дип Мәскәү пропагандасына бирешмәскә чакыра.

Казанда Боннерның хатыны Татьяна калды. Аның үзенә 5 ел Русиягә керү тыелган.

2014 елдан бирле ел саен май аенда Казаннан берәр АКШ ватандашы куыла. 2014 елның маенда “Халыкара мәгарифтә американ киңәшләре” исемле хөкүмәттән тыш оешма вәкиле Кола Лиһау Джексонны чыгарып җибәрделәр. Казанда гаиләләрдә яшәп укучы американ укучыларының кураторы булган Джексон Русиягә уку визасы белән кергән, аның Русиядә эшләү рөхсәте булмаган диелә.

2015 елның маенда Линар Якупов җитәкчелегендәге Татарстан Инвестицион үсеш идарәсенең инвестицияләр бүлеге җитәкчесе Вайет Форд Русиядән мәҗбүри чыгарып җибәрелде. Махсус хезмәтләр аның 2010-2011 елларда Казандагы бер гимназия укучыларын рөхсәтсез һәм акчага инглизчә сөйләшергә өйрәткәнлеген казып чыгарган.

Вайет Форд җитәкчесе Линар Якупов белән
Вайет Форд җитәкчесе Линар Якупов белән

2014 елның апрелендә Чабаксарда Чуаш дәүләт педагогик университетында туризм визасы белән укыту эшендә катнашкан дүрт американ тоткарланды һәм илдән чыгарып җибәрелде.

2015 елның май-июнендә Түбән Новгородта АКШ Сәүдә пулатының элекке президенты, Билл Клинтонның дусты Скотт Блэклин ике атнага тоткарланды һәм илдән чыгарып җибәрелде. Ул Русиягә эшмәкәрлек визасы белән килүдә һәм шул ук вакытта Түбән Новгородта инновацияләргә багышланган конференциядә катнашуда гаепләнде.

2016 елның мартында Петербурда ике американ укытучысы – Майк Шерман һәм Марк Һайпһаус тиешле виза, ягъни эш рөхсәте булмаган килеш укыту эшчәнлеге алып баруда гаепләнеп илдән чыгарып җибәрелде.

Югарыда аталган американнарга шулай ук берничә мең сум штраф җәзасы билгеләнде һәм алдагы 3-5 елга Русиягә керү тыелды.

XS
SM
MD
LG