Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре казакъ халкының кайгысын уртаклашты


Татар яшьләре казакъ халкының кайгысын уртаклашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Татар яшьләре казакъ халкының кайгысын уртаклашты

31 май - Казакъстанда ачлык һәм репрессияләрне искә алу көнендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда ялгыз пикет оештырды. Казакъстан консуллыгы янында үткән чарада казакъ халкының кайгысы уртаклашылды.

Ялгыз пикетка берлекнең рәис урынбасары Рәфыйк Кәримуллин кулына "31 май - Казакъстанда сәяси репрессияләр һәм ачлык корбаннарын искә алу көне! Туган казакъ халкының авыр кайгысын уртаклашабыз. Кан кардәшләребез! Бу кайгылы көндә без сезнең белән! Без бергә! Казакъның яарасы - татарның ярасы!" дигән шигар күтәреп торды.

Рәфыйк Кәримуллин Азатлык сорауларына җавап биреп, бу ачлыкның узган гасырның 20-30нчы елларында Совет хакимияте тарафыннан коллективлаштыруны сәбәп итеп казакъ халкына карата махсус оештыруын белдерде.

"Ул чорда Совет хакимияте казакъларның барлык мал-туарларын тартып алып ачлык китереп чыгарган. Белгечләр фикеренчә, казакъ халкы шушы ачлыкта 48% өлешен югалткан."

Рәфыйк Кәримуллин бу пикетка татарларның тугандаш халкы булган казакъларга авыр кайгылары булган көнне теләктәшлек белдерү максатыннан чыгуларын әйтте.

"Аларның кайгысы безнең кайгы, аларның шатлыгы безнең шатлык. Без аларга теләктәшлек белдерәбез һәм мондый кайгыларының башка кабатланмавын телибез", дип белдерде Рәфыйк Кәримуллин.

1932-33 елларда Казакъстандагы колхозлаштыру чорында бер миллион ярым казакъ кешесе үлгән дип санала.

XS
SM
MD
LG