Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәшһүр боксчы Мөхәммәт Али вафат


Мөхәммәт Али
Мөхәммәт Али

Дөньяның иң танылган боксчыларының берсе Мөхәммәт Али 74 яшендә вафат булды. Ул берничә көн Финикс шәһәре хастаханәсендә үткәргән.

3 июнь көнне Америка боксчысы Мөхәммәт Алиның хәле начарайган дигән хәбәр таралды. Ул Аризона штатының Финикс шәһәре хастаханәсендә яткан, табиблар аны ясалма яшәү тәэмин итү җиһазына тоташтырган. Мөхәммәт Алиның үпкәләрендә проблемнар булган, өстәвенә күптәнге Паркинсон авыруы да хәлен начарайткан.

Соңгы тапкыр киң җәмәгатьчелеккә Мөхәммәт Али апрель аенда күренгән. Ул Аризона штатында хәйрия чарасында катнашкан.

Мөхәммәт Али (чын исеме Кассиус Марселлус Клей) 1942 елда Кентукки штатының Луисвилл шәһәрендә туган. 12 яшендә бокс белән шөгыльләнә башлаган. "Ислам милләте" оешмасы белән элемтәгә кереп, ислам динен кабул иткән. Профессиональ бокста 22 яшендә катнаша башлый, 61 тапкыр рингка чыга, шуларның 56сында җиңү яулый (37се - нокаут нәтиҗәсендә).

Мөхәммәт Али - дөньяның иң танылган һәм мәртәбәле спортчыларның берсе. 1960 елгы Олимпия уеннары чемпионы, биш тапкыр "Ел боксеры" исеменә лаек, дөньяның абсолют чемпионы (1964-1966, 1974-1978).

Архив фотосы: Мөхәммәт Али Токиода татарлар тоткан мәчет имамы белән. Имам - Азатлык укучысы Адилә Сафаның дәү әтисе.

XS
SM
MD
LG