Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров якын дуслары белән иртәнге намазда

Майамида Татарстан белән чагыштырганда ураза тоту вакыты кыскарак

Быел уразаны Майамида тотарга туры килде. Биредә Татарстан белән чагыштырганда ураза тоту вакыты кыскарак - 16 сәгать. Аның каравы 30-35 дәрәҗә эсселек. Шәһәрдә мөслимәләр күренми, бер атнада бер генә яулыклы хатын-кыз очрады. Хәләл табуы да җиңел түгел, әмма кошер ризыклар адым саен. Шәһәр үзәгендәге Al Basha Grill кафесында ифтарга кеше алай күп җыелмый. 30-50 кеше буладыр. Алар тиз-тиз авыз ача, ашый да урыннарны башкаларга бушата.

Ландыш Харрасова, Майами

Казанның Гаилә мәчетендә ифтарга әзерлек

Гарәб Әмирлекләрендә ифтар

Израилдә тәравих намазы

АКШта иң күп сатылган китап

Балалар өчен танылган бу шәлкем авторларының берсе, 42 яшьлек Һена Хан рамазан ае алдыннан гына мөселман баласы һәм аның Джордж исемле маймыл дусты маҗаралары турында яңа китап чыгарды. Бүгенге көндә ул кибетләрдә иң күп сатылган китаплар арасында. Автор бу китап белән АКШтагы исламофобиягә каршы көрәшкә үз өлешен кертүенә ышана.

Дөньяда иң кечкенә мәчет кайда?

Дөньядагы иң кечкенә мәчет кайда?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

"Нишләдең төнлә?" - "Ашадым..."

Бүген эшкә килгәндә, "ни хәл?" дип сорыйлар. "Йокы килә", дим. "Нишләдең төнлә?" - "Ашадым..." Төн белән көн алыша, әлбәттә. Тик һавалар куандыра. Төп максат уразаны тиешле итеп башкару бит.

Кичә авыз ачарга дус кызым Зиләгә бардым. Элек бер мәктәптә эшләгән идек. Ул да качты, мин дә... Бигрәк уңган хуҗабикә үзе. Һәр нәрсәне җай белән, тәмләп эшли: чәнечке үз урынында, кашык – үзенекендә, дөге белән тавык зәвыкъле итеп бизәлгән, татлы махсус алтын “подложкага куелган”... Үземне ресторанда ашаган кебек хис иттем. Яхшы гына дәвам итә ураза.

Эльза Нәбиуллина, Казан

дәвам

XS
SM
MD
LG