Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Рамазанның соңгы 10 көне дә килеп җитте. Исегезгә төшерәбез, Исламда бу көннәр иң әһәмиятле булып санала. Соңгы 10 төн арасында "төннәр солтаны" булган Кадер кичәсе дә бар.

"I-mufti" журналистлар белән авыз ачты

Татарстан мөфтие журналистлар белән ифтар уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

"I-mufti", "Әй мөфти" дип Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны "Татар-информ" агентлыгың яңа җитәкче Шамил Садыйков атады. Ул мөфтинең интернеттагы активлыгын хуплады һәм бу юнәлешне дәвам итүен теләде.

"Ватаным Татарстан" газеты журналисты Рәшит Минһаҗ дин әһелләренә турыдан язып торуның бик ошап та бетмәвен искә алды. "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы Айзат Шәймәрдәнов үз чыгышында мөфтигә мөрәҗәгать итеп дин әһелләренең нинди генә тема булмасын журналистларга ачык булулары кирәклеген әйтте.

Чулпанга Рамазан лайв блогы ярдәм иткән

Рамазан турындагы лайв блогны күпләр укыйлар икән! Бик күптәннән Иран профессоры белән элемтәгә керү чарасын эзләдем, интернетта юк, телефон да, электрон почта адресын да сорап карадым, әмма ул интервью биргән редакцияләрдә минем соравыма колак салучы булмады. Бик борчылган идем, ничек табарга соң дип баш вата идем. Азатлыкка Рамазан ае турында язган идем, аны социаль челтәрләрдә “ошый” дип билгеләүчеләр арасында профессор белән әңгәмә ясаган журналист та бар икән. Күреп алдым да шунда ук профессорның контактларын сорап аңа яздым. Ярдәм итте. Ул миңа: “Хатыным да – сезнең кебек декреттагы аспирант. Халәтегезне бик анлыйм, шуна булышырга булдым”, дип әйтте.

Чулпан Хәмидова

Америка татарларының ифтар менюсы

Балаларга уразаны тыйсаң, совет укытучылары белән чагыштаралар


Рамазан ае бик яхшы һәм, ни гаҗәп, бик тиз уза. Иң беренче тапкыр, Рамазан ае көздән җәйгә таба борылгач, бер-ике ел куркыта иде, эссе булыр, эчәсе килер, хәлсез егылып ятарсың дип күз алдына килә иде. Юк, ничә ел узды инде, ураза тотып ачтан үлү очраклары турында ишетелмәде. Шуңа күрә хәзер курку да онытылды. Бөтен кешедә дә шатлык, куаныч хисләре генә. 20 сәгать буена ашаудан-эчүдән мәхрүм иткән ай килде дип куануны аңламаган, белмәгән кешегә сәер дә күренәдер. Ләкин иманлы кешеләр өчен мондый куану – гадәти күренеш.

Өлкән улыбыз – 11 яшьлек Хәбиб тә ураза тота. Беренче елларны көн аралаш тота иде, соңгы бер-ике ел тулысынча тотарга тырыша. Былтыр тыеп та караган идек. Безне совет заманы укытучылары белән чагыштыра башлагач, телне кыстык. Аңа ияреп сеңлесе Хәят тә уразага керә. Үзләре көне буе сикереп-уйнап йөри, сәгать җиделәрдә генә сәгатькә күзләре төшә башлый. Кечкенәсе Бәхтияр – мин дә ураза тотам, дип аптырата. Ничек тотасың дигәч, кул белән тотам, ди.

Балалар өчен (бигрәк тә балигълыкка ирешкәннәр өчен) ураза тота башлау озын көннәргә туры килгәч, авыррак, ләкин, җәйге каникуллар сәбәпле мәктәпкә йөрисе юк, ярты көннәрен йоклап та уздыра алалар.

​Олы кеше өчен гаеп эш булса да, балалар өчен мондый озын көннәрдә, бер хәзрәт әйтмешли, "җен тормышы"на күчеп тору зарарлы булмас.

Хәдистә әйтелгәнчә, ураза тотучының шатлыгы икәү – берсе авыз ачканда, икенчесе – ахирәттә. Менә шуның беренчесен балалар өчен чып-чын шатлану мизгеле итәргә тырышырга кирәк, аларга теләгән ризыкларын алып биреп, теләгән җирләренә алып барып, ураза тотуга кызыктырырга кирәк, шунда Рамазан да газап ае дип түгел, ә савап ае дип үтәр. Аллаһ тоткан уразаларны кабул итсен, ураза савабын киметердәй эшләрне кичерсен!

Фатих Хәбиб, Түбән Кама

"Настоящее время" Рамазан ае турында кызыклы видеоязма әзерләгән:

Социаль челтәрләрдә Рамазанны аңлаткан төрле язмалар тарала.

Error rendering VK.

Сәхәр ханнарча түгел, ә студентларча

Күптән түгел безнең гаилә тагын да ишәйде, хәзер кызыбыз Ясминәнең Әсәл исемле сеңлесе бар. Бер бала бер икән, икәү булгач, бөтен тормыш үзгәрә икән. Быел да уразаны калдырасым килмәде, чөнки беренче баланы тапкач та ирем белән бергәләп ураза тоттык. Кердем мин беркөнне уразага... Көчкә түздем, төштән соң хәлем бетте. Олы кызыбызга – 2,5 яшь, ул көне буе йөгерә дә йөгерә. Артыннан өлгер генә! Сабыйны да карарга кирәк. Аның әле эче авырта, әле башкасы, олысының да кәефе кырылырга гына тора. Ичмасам, бергә берьюлы да йокламыйлар, үч иткәндәй бер-берсенең уянганнарын көтәләр. Сөтем дә кимегәнемне сизгәч, быел ураза миңа тәтеми икән, дигән фикергә килдем.

Иремнең дә уразасы авыррак бара. Элегрәк без үзебез ифтарларга кунак чакыра идек, үзебез дә авыз ачарга йөрдек. Хәзер бу бетте. Каян килсен ди ул кунак!? Ни булса да ашарга пешерергә өлгерсәң дә бик хуш! Еш кына аңа да кул җитми.

Ирем 30 градус челләдә көне буе йөри, ерак араны уза, кичен каядыр барып төрле ризык, тәм-том белән сыйланыр иде, әмма ул тизрәк миңа балалар белән ярдәм итәргә өйгә ашыга. 20 сәгатьлек уразадан соң олы кыз белән дә уйна, кечесен дә тибрәт... Ул иртәрәк кайтса, нидер әзерли алам. Әмма, гадәттә, ифтар менюсы бер стакан су белән токмач белән чикләнә. Иремне сәхәргә дә артык тәрбияләп булмый дип көенәм. Көне буе ике бала белән берүзем мәш килгәч, аркалар, аяклар авырта, хәлдән таеп йокыга китәм. Анысы да озакка түгел, сабый мышкылдый башласа, янына йөгерәм. Иремнең сәхәре ханнарча түгел, студентларча – берничә финик белән бутерброд. Аллаһ аңа бу сабырлыгы өчен ике дөньяның бәхетен насыйп итсен!

Шулай да бер көнне бергәләшеп ресторанга бардык, ике тапкыр безгә дә кунаклар килде. Әмма аннан соң да хәл җыя алмадык, йокы туйдыра алмыйча интектек. Барысына да бәрәкәтле Рамазан телим! Миңа да – ике бала белән мәш килүчегә дә өлеш чыгуына ышанам.

Чулпан Хәмидова, Казан

дәвам

XS
SM
MD
LG