Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясында Ураза гаете

6 июнь мөселманнар Рамазан аена керде. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килә. Азатлык бу айда уразага бәйле хәбәрләрне җанлы блог рәвешендә тәкъдим итә.

Балтач ягында гаиләләр берләшеп ифтар үткәрә

Балтач ягында гаиләләр берләшеп ифтар үткәрә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Рамазан аенда Татарстанның Балтач районы Кариле, Норма авыллары халкы бергәләп мәчеттә авыз ачу мәҗлесләре оештыра. 70тән артык гаилә ифтар үткәрүдә катнашты, ди Кариле мәчете имамы Әгъзам Һадиев. Мондагы кебек унар өй берләшеп көн саен авыз ачтыруларын ишеткәнем юк, ди Татарстаннның баш казые Җәлил Фазлыев.

Балалар белә: Рамазанда төрле могҗизалар була

Безнең гаилә АКШның Вирджиния штатында яши. Без – мөселманнар. Биредә без – азчылык. Тирә-як мохит мөселман булмагач, балаларны ислам тәрбиясендә үстерү авыррак. Шуңа күрә дә балаларны тәрбияләүдә ата-ананың эше катлаулана. Ислам бусын рөхсәт итә, ә бусын юк дигән ниндидер кагыйдәләр исемлеге түгел, ә безгә уңай булган, файдалы, шул ук вакытта күңелле һәм кызыклы яшәү рәвеше итеп тә аңлату мөһим. Исламга, Аллаһка мәхәббәт тәрбияләү басым ясап укыту аша түгел, ә уен аша булса яхшы. Рамазан – яңа мөмкинлекләр ае. Без аны балаларны тәрбияләр өчен тулы көчкә кулланырга тырышабыз.

Бездә ике малай үсә, олысы – Хәлил, аңа 6 яшь, кечесе – 3 яшьлек Сөләйман. Шук малайлар. Алар бик кызыксынучан, шуңа күрә аларга кызык булсын өчен төрледән-төрле мавыктыргыч әйберләр уйлап табарга кирәк.

Безнең гаиләдә шундый кагыйдә – Ураза белән Корбан гаетләрен зурлап уздырабыз. Рамазан дәвамында көн саен кечкенә бәйрәмгә, маҗарага әйлендерергә тырышканга, ул айны балалар көтеп ала. “Әни, кайчан Рамазан җитә?” дип сорашалар, җәдвалга карап торалар, көннәрне саныйлар, чөнки беләләр: бу айда төрле могҗизалар була.

Гадәттә, ирем белән Рамазанга әзерлекне алдан ук башлыйбыз, чөнки барысын да хәстәрләргә кирәк, берни дә онытылмавы, аның кызык узуы кирәк. Рамазан вакытын без тулынсына балаларга багышлыйбыз.

Кешеләр Яңа ел, Раштуага йортларын бизәсә, безнең өй төрле төстәге утлар, гирляндалар, матур рәсемнәр, язулар белән Рамазанга күркәмләнә. Бу эшне без гаилә белән бергә башкарабыз. Бергә башкарганда ул бик күңелле!

Ел саен без Рамазанның җәдвалын булдырабыз. Аны диварга элеп куябыз. Һәр 30 көнне аерып куябыз, һәрберсенә конверт беркетәбез. Уяну белән балалар шунда йөгерә, бүгенге көннең конвертын ача. Анда кәнфитләр һәм бирем язылган була. Мәсәлән, биремдә берничә кыска аят ятларга, аның мәгънәсен өйрәнергә дип язылган була. Шулай ук нинди дә булса хәдисне табып укырга, яки пәйгамбәрләр тормышыннан тарихларлар укырга дип язылырга мөмкин. Балалар биремнәрне ничек башкаруына карамастан, ифтар вакытында кәнфитләр белән сыйлана. Әмма биремнәрне үтиләр икән, тагын да зуррак әйбер алырга, күбрәк татлылар белән сыйланырга мөмкинлек бар. Алар аны бик яхшы белә, шуңа тырышалар да. Ифтарга бергәләп төрле тәм-том пешерү дә – яраткан шөгылебез. Ифтарга мәчеткә дә, авыз ачарга дусларга кунакка да барабыз. Тирә-якта шат йөзле күп кеше булганда, бер-берсен кочаклап каршы алучыларны, авыз ачканда тәбрикләүләрне ишетү бәйрәм атмосферасын тудыра. Бу балаларга да тәэсир итә.

Рамазанда балалар өчен оештырыла торган чараларга, бәйрәмнәргә йөрү ешая. Гаилә белән төрле урыннарга барырга, сәфәр кылырга яратабыз. Балалар күңелләрендә Рамзан уелып калсын өчен без сәфәрләрне дә изге айга туры китерәбез. Ел саен гаилә дуслары белән Рамазан вакытында берничә көнгә каядыр барырга тырышабыз. Быел бер атнага Миннесота штатына бардык. Анда машинада 16 сәгать барасы, әмма балалар мондый сәфәрләрне бик ярата. Яңа урыннар күрү, дөнья белән танышу аларны канатландыра. Куану, гаҗәпләнү хисләрен, шатланып йөгереп йөрүләрен күрү безгә үзебезгә дә дәрт өсти.

Әмма Рамазан ае ул гел уен-көлке, тәм-том ашау дип истә калу да курыкыныч да бар. Баланс сакларга кирәк. Рамазан – камилләшер өчен дә уңай мөмкинлек. Бу вакытта динебез турында күбрәк гыйлем тупларга тырышабыз. Балаларны Коръәнгә, исламга өйрәтү өчен махсус программларга теркибез. Рамазанга карата күңелле дә, шул ук вакытта җитди мөнәсәбәт булырга тиеш. Балалар өчен изне айны мавыктыргыч итеп оштыру ата-аналарга да файдалы, бу тырышлыкны Аллаһ күрә бит, Ул тырышкан кешеләргә гыйлем дә өстәр, динебезгә мәхәббәтне дә арттырыр, бәрәкәтен дә бүләк итәр.

Айгөл Солтанбәкова, АКШ, Вирджиния штаты

Биектау ифтары

Авыз ачу Татарстанның төрле районнарында да оештырыла. Игътибарыгызга хәбәрчебез төшергән Биектау ифтарыннан фотосурәтне тәкъдим итәбез.

Уразада күңелләр нечкәрә. Әнисез узучы дүртенче рамазан турында

Рамазанга Нижгар татарлары матур видео ясаган

80 ел мәчетсез торган авылда азан яңгырады

Башкортстанның Тукай авылында мәчет ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Малайзиядә көндез ашау-эчү тыела

Экваторга якын булганга күрә Малайзиядә ел дәвамында көн белән төн озынлыгы үзгәрми диярлек. Якынча 12-13,5 сәгать кенә ураза тотыла. Биредә бик эссе һәм бөркү. Тропик климат бит, төштән соң көн аралаш чиләкләп яңгыр ява

Малайзия – мөселман иле. Биредә ураза тотучыларга – хөрмәт вә илтифат. Ифтар алдыннын кибеткә керсәң, кулыңа күчтәнәч итеп хөрмә бирергә мөмкиннәр. Кайчак урам сәүдәгәрләре “паек” та кыстаралар. Анда гадәттә йә дөге боткасы, йә тавык ите белән пешкән борчак ашы була.

Рамазанда урамнар, йортлар, биналар, мәчетләр төрлечә бизәлә. Адым саен “Хуш килдең, Рамазан!” дигән элмәтакталар. Бар җирдә дә изге айның рухы сизелә. Хәтта монда аеруча популяр булган Макдональдс рестораннары да Рамазанга әзерләнгән махсус менюлар тәкъдим итә.

Ләкин рестораннарга килгәндә, бер мөһим әйберне истә тотырга кирәк. Җәмәгать туклану урынының ишекләре көндез ачык булса да, анда кереп ашау икеле. Кергәндә үк, официант ихтирам белән: “Сез мөселманмы?” дип сорау бирә. Мөсафир булсагыз да яисә ашарга-эчәргә берәр төрле нигезле сәбәбегез булса да, сезгә һич тә хезмәт күрсәтмәячекләр. Рамазан вакытында шундый канун. Монда гомумән халык алдында ашау-эчү – тәрбиясезлек булып санала. Күрсәләр, авызга сугуын сукмыйлар, әмма берәүнең килеп сезгә озын вәгазь укуы ихтимал.

Малайзиядә Рамазанда ашау-эчү, ризык турында кайгырту – аеуруча зур тема. Беренчедән, малай халкының көндәлек тормышында икмәк (монда ул – дөге тәлиңкәсе) аның мәдәни үзәгендә тора. Монда ешрак хәлеңне белгәндә, кешеләр “Ни хәл?” дип түгел, ә “Ашадыңмы?” дип сорый. Икенчедән, кешеләр кичке ашны өйләрендә сирәк ашый. Ешрак алар ишле гаиләләре белән шәһәрдә меңләрчә таралган очсыз рестораннарга, таң атканчы эшләүче урам кафеларына юл тота. Ә Рамазан ае килсә, ашау-эчү бөтенләй икенче төрле дәрәҗәгә күчә, бу зур бәйрәм.

Көндез урамнарда тормыш сүлпән бара,ә ифтар алдыннан урам халык белән тула. Кешеләр Pasar Ramadan-га, ягъни, фәкать изге айда гына оештырыла торган базарга чаба. Ә андагы нигъмәттән күзләр камаша! Киштәләр төрле ризыктан сыгылып тора. Анда ниләр генә юк! Сусыл тропик җиләк-җимешләр, яшелчәләр, бәлешләр, төрледән төрле тәм-том, балык, тавык, сыер, сарык итеннән пешкән ашлар һәм утыз дистәгә якын төр дөге боткасы! Ни гаҗәп барысы да арзан! Сатучыларның күпчелеге – гади кешеләр. Абый-апалар, әби- бабайлар өйләрендә ризыкны пешереп машинага төиләр дә урамга сатырга чыга. Ризыктан телеңне йотарсың, өйдәгечә тәмле!

Шунысын да әйтергә кирәк, башка айларга караганда, кешеләр Рамазан аенда күбрәк һәм ешрак ашый. Кызганычка, ашамлыкларның күбесе исраф ителә, чүплеккә китә. Аның турыда матбугат ел саен мәкаләләр яза, шелтәли, әмма уңай якка үзгәрешләр күренми. Нәфесне тыю ае мул табынлы сый мәҗлесенә әйләнә.

Малайзиядәге ураза турында тагын кызык күзәтүләрем бар. Анысын да соңыннан язармын. Мөбәрәк булсын!

Айдар Әхмәди, Куала-Лумпур

Казанның "Ярдәм" мәчетендә көн саен ифтар, сәхәр ашлары уздырыла​

Алар һәр көн 1200 кешене авыз ачтыра. Бу эштә аларга йөзләгән волонтер, мәчет тирәсендә яшәгән абый-апалар, кызлар-егетләр булыша. Бу эшләрне тасвирлаган видеоны карарга тәкъдим итәбез.

дәвам

XS
SM
MD
LG