Малайзиядә Рамазан Гаеттән соң да дәвам итә
Малайзиядә Рамазанда табыннар мул була. Бу вакытта ярлылар, мохтаҗлар, йорт-җирсезләр аерым бер игътибарга лаек, аларга барысы да ярдәм итәргә тырыша. Һәр мәчеттә (ә алар бик күп, бер урам бер мәчет тирәсендә берләшә, мәхәллә булып яши) ифтар табыннары оештырыла. Теләгән кеше килә ала, табыннар мул, төрлесеннән авыз итәсең дә тамак та туя.
Безнең университетта да халыкара һәм җирле студентлар берләшеп урамнарга чыгып, күпер асларына кереп, шәһәрнең ерак районнарына барып, мохтаҗларга, йортсызларга ашлар өләшә. Шәһәр хакимияте дә иҗтимагый хәйрия эшләрен алып бара. Гади кешеләр дә социаль челтәрләр аша аралашып, төркемләргә берләшеп, мохтаҗларга ярдәм итәр өчен чаралар уздыра. Мәсәлән, Street Feeders һәм Charity кебек оешмалар Рамазан аенда гына түгел, ел дәвамында мохтаҗларны кайгырта.
Малайзиядә кешеләр тырышып 30 көн дәвамында ураза тота һәм һәр көнен искитмәле итеп бәйрәм итә. Әмма биредә Гаетне каршылау һәм озату гадәте дә бар. Сый-хөрмәт гаеттә генә түгел, ә шәүвәл аенда да дәвам итә. Аның рәвеше болайрак. Нинди дә булса бер гаилә айның бер көнең сайлап, тәмле ризыкларын пешереп open house, ягъни “ачык ишекләр көнең” уздыра. Ул көнне туганнар, дуслар, күршеләр, хезмәттәшләр, классташлар – теләсә кем өйгә кереп пешкән нигъмәтләреннән авыз итә ала. Моның өчен кешеләргә аерым чакыру да кирәк түгел. Икенче көнне башка гаилә шул ук чараны уздыра. Шулай итеп шәүвәл ае дәвамында кешеләр Рамазан аен озата: аш табыннары урамнан урамга күчеп бөтен шәһәрне биләп ала.
Куала Лумпур, Малайзиянәң башка төбәкләреннән аермалы буларак, интернациональ шәһәр. Монда бөтен Азия, Якын Көнчыгыш, Африка илләреннән күчеп килгән мөселманнар яши. Биредә җирле мөселман тамил халкы да яши. Һәрбер илнең үз диаспорасы бар, үз ресторан-кафелары. Хәтта урыс рестораны да бар. Һәр мөселман диаспорасында аларга гына хас мәдәният, гореф-гадәт, аш-су. Мәсәлән, мин йөргән мәчеттә берничә дистә милләт, дәүләт вәкилләре йөри, авыз ачканда аларның ашларын тәмләп була. Шул вакытларңа өммәтнең нинди зур һәм күп төрле икәнлеген тоясын. Минем өчен бик күңелле күренеш. Табыннар да чуар, төрле.
Әмма өчпочмаксыз, гөбәдиясез, бәлешсез, токмачлы ашсыз бу мул табыннар барыбер җиренә җиткерелмәгән булып тоела. Кем белә, әгәр татарларның саны бу илдә артса, бәлки, безнең дә менә дигән милли ашларыбыз Малайзиянең табыннарында да күренер. Бирсен Ходай!
Айдар Әхмәди, Куала Лумпур
Бер ифтар мең долларга төшә
"АКШның Питтсбург шәһәре зур түгел, биредә 6 меңгә якын мөселман яши. Күпчелеге гарәпләр. Мисыр, Сүрия, Либия, Үзбәкстаннан күчеп килүчеләр бар. Шәһәребездә 4 мәчет эшли. Алар манарасыз. Безгә якын булган мәчет ерак түгел, якынча 7 минутлык юл. Ул шәһәрнең бик кыйммәтле районда урнашкан. Бинасы бик яхшы, активлар. Балалар белән дә көн саен аерым программ нигезендә эшлиләр. Аны башлыча гарәпләр карый. Җомга саен 300гә якын мөселман намазга килә. Көн саен мәчетебездә ифтарлар оештырыла. Бирегә 150ләп кеше килә. Гадәттә кем кайчан ифтар уздыруын алдан бүлешеп куя. Берничә гаилә дә берләшә дә алар ифтар әзерли. Кемдер акча бирә дә мәчет хезмәткәрләре табынны кора, ризык пешерә. 150 кешегә авыз ачтыру мәҗлесен оештыруга якынча бер мең доллар акча тотыла", ди Питтсбург шәһәреннән Илмир Әхмәтҗанов.
Гает алдыннан фитыр сәдакасе дә бирелә
Фитыр сәдакасен Ураза бәйрәме җиткәнче үк бирелергә тиеш. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы аның нинди күләмдә булырга тиешлеген ачыклады. Рамазан аенда бирелә торган махсус сәдакә күләме арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләнә. Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, ә йөзем бәясенә карап, - 600 сум. Фидия сәдакасы исә 200 сум.
Фитыр сәдакасе азык-төлек буларак та бирелергә мөмкин. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин улы белән кибетләрдә азык-төлек алып йөрүе хакында социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
Генераллар да уразада икән...
Мәскәүдә "Рамазан чатыры" уза. Һәр көнне ифтар мәҗлесе аерым темага яки нинди дә булса төбәккә багышлана. Моңа кадәр Дагыстан, Чечня көннәре узган. Кичә Татарстан көннәре булган. Авыз ачу бәйрәмендә генераллар Мәхмүт Гәрәев белән Рәсим Акчурин, Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле Равил Әхмәтшин, билгеле җырчы, продюсер Барый Алибасов та һәм башкалар кунак булган. Узган елны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та "Рамазан чатыры"на барып мөселманнар белән авыз ачкан иде.
Бурлар Апанай мәчетеннән акча урлаган
Рамазан аенда күңелсез хәлләр дә күзәтелә. 28 июньдә Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан Апанай мәчетендәге сәдака тартмасыннан акча урлаганнар. Күпме күләмдә булганы билгесез. Җинаять эше тикшерелә. Бу хакта “Реальное время” газетасы хәбәр итә. Рамазан аенда “Әниләр”, “Ихлас” мәчетендә дә тартмаларга җыелаган сәдака акчасы да урланган иде.
Төркиянең Казандагы баш консуллыгы Ярдәм мәчетендә ифтар ашы уздырды
Баш консул Турхан Дилмач Төркия белән Татарстандагы уразаны чагыштырып, терминнарда гына аерма булуын, ураза тоту нигезләренең бер төрле икәнен, чөнки татарлар һәм төрекләрнең диннәренең бер булуы турында әйтте.
"Ярдәм" мәчетендә түрәләр белән селфи
Казан Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Дамир Фәттәхов "Ярдәм" мәчете ифтарына ел да килә.
Рамазанда Бакчасарайның Хан мәчетендә көн саен ифтар уза. Таҗик, үзбәк, кырымтатар пылавы... аерма бармы?