Accessibility links

Медиа: Кырымга Керич күпере төзелешен финанслау тукталган


Керич күпере төзелеше
Керич күпере төзелеше

"Стройгазмонтаж" башкарылган эшкә акча килмәү төзелеш барышын акрынайта һәм кыйммәтле җиһазлар алуны тоткарлый, дип белдерә.

Русия тарафыннан басып алынган Кырымга Керич күпере төзелешен финанслау тукталган. Бу күперне Русия президенты Владимир Путин дусты Аркадий Ротенбергның "Стройгазмонтаж" ширкәте төзи. Forbes язуынча, әлеге ширкәт җитәкчесе Андрей Кириленко финанслау тукталу турында транспорт министрлыгына хат язган.

"Стройгазмонтаж"га бюджеттан акча соңгы тапкыр 2015 елның декабрь аенда күчкән. Аннан соң 65,5 млрд сум түләнергә тиеш булган, бу акчалар әле дә юк. Кириленко шулай ук башкарылган эшкә акча килмәү төзелеш барышын акрынайта һәм кыйммәтле җиһазлар алуны тоткарлый, дип тә белдерә.

Транспорт министрлыгы Forbes-ка Кириленкодан хатның 30 май килүен раслаган һәм хәл итү өчен җибәрелде дип белдергән.

Керич күпере басып алынган Кырымны Русия белән тоташтырыр дип планлаштырыла. 2018 елның декабрендә күпер сынау өчен ачылырга, ә бөтен эшләр дә 2019 елның июнендә бетәргә тиеш дип белдерелә. Бу күперне төзү өчен Русия бюджетыннан 228 млрд сум бирү каралган.

XS
SM
MD
LG