Accessibility links

Әхмәтов: "Татарстан авыл хуҗалыгына чит илләрдән инвестиция кертергә теләүче юк"


Марат Әхмәтов: "Татарстан авыл хуҗалыгына чит илләрдән инвестиция кертергә теләүче юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Марат Әхмәтов: "Татарстан авыл хуҗалыгына чит илләрдән инвестиция кертергә теләүче юк"

Халыкара вазгыять үзгәреп торган шартларда чит ил инвесторлары Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсенә килергә ашыкмый. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов 8 июнь матбугат очрашуында белдерде.

Халыкара хәл үзгәреп торганга Татарстан авыл хуҗалыгына чит илләрдән инвестицияләр кертеп, шөгыльләнергә теләүчеләр юк. Әлеге хәл Кытай инвесторларына да кагыла. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белдерде.

"Кытай инвесторлары капчык-капчык кәгазь сорый, исәп-хисап белән без аларга үзебезнең бөтен мәгълүматны бирдек. Әлегә кадәр беркемнең дә, бер тиен дә Татарстан авыл хуҗалыгына үз акчасы белән иген игәргә, терлекчелек тауары җитештерергә керешкәне юк", ди министр.

Әхмәтов сүзләренчә, агро өлкәдә капитал күп таләп ителә һәм шуңа да чит ил инвесторлары тарафыннан шик туа. Корылык факторы да үзен сиздерә, илләр арасындагы вазгыять тә.

"Халыкара хәлнең дә берара үзгәреп торуы берникадәр шикләндерергә мөмкин, әлбәттә. Алар безгә ышанып бетми, без аларга ышанып бетмибез. Шуңа да күбрәк эчке мөмкинлекләрдән файдаланырга, илдә акчалар табарга кирәк", диде Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG