Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евро-2016да Романия өчен кырымтатар егете Дениз Алибек уйный


10 июнь Франциядә Европа футбол беренчелеге башлана. Беренче уенда Романия кыр хуҗасы - Франциягә каршы уйный. Романия такымында шушы илдә туып үскән кырымтатар футболчысы Дениз Алибек уйный.

Франциядә бүген Европа футбол беренчелеге башлана. Беренче уен Париж кырыендагы “Стад де Франс” стадионында Франция һәм Романия җыелма такымнары арасында булачак. 10 июльдәге финал уены да шул ук стадионда үтә.

Евро-2016 турнирында беренче мәртәбә 24 җыелма такым катнаша. Алар алты төркемгә бүленгән.

Русия такымы “Б” төркемендә Словакия, Уэльс һәм Англия такымнары белән уйный. Русиянең беренче уены 11 июньдә Марсельдә Англия такымына каршы булачак.

Евро-2016ны карарга ике миллионлап җанатар килер дип көтелә. Узган елның 13 ноябрендә Парижда 130 кешене үтергән террор һөҗүмнәре сәбәпле Европа илләрендә иминлек өчен борчылу көчле.

Элегрәк Франция президенты Франсуа Олланд Европа футбол беренчелеге барган көннәрдә террор һөҗүме булу мөмкинлеген таныган иде. Ул Франция радиосына футбол уеннарын саклар өчен 10 шәһәргә 90 мең иминлек хезмәткәре җибәреләчәген белдерде.

Романия такымында кырымтатар Дениз Алибек уйный

Турнирның беренче көнендә, Франция-Романия уенында күптән түгел Романия җыелма такымына кергән кырымтатар уенчысы Дениз Алибек тә катнаша.

Дениз Алибек
Дениз Алибек

Моңа хәтле ул Италиянең “Интернационале”, “Болонья”, Бельгиянең “Мехелен”, Романиянең “Стяуа”, “Фарул”, “Астра” кебек такымнарында уйнады.

2010 елда Дениз Италия чемпионы, 2010 һәм 2011 елда Италиянең футбол касәсе һәм суперкасәсе иясе булды, шулай ук Дениз 2015/16 елда Романия касәсен һәм суперкасәсен алды.

Дениз Алибек 1991 елда Романия-Болгарстан чигендә урнашкан Манкалья шәһәрендә кырымтатар гаиләсендә туа.

Футбол белән Манкальяда шөгыльләнә башлый, җирле “Манкалья Каллатис” клубында уйный. 2006 елда Романиядә танылган “Стяуа” футбол такымының яшьләр такымында, анары “Фарул” такымында уйный башлый. Хәзерге көндә “Астра” румын такымында һөҗүмче позициясендә уйный.

2007 елдан башлап Дениз Романиянең төрле милли җыелма такымнарында уйный.

XS
SM
MD
LG