Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гашигуллин Русиянең Төркиядәге сәүдә вәкиле итеп тәкъдим ителгән


Айдар Гашигуллин
Айдар Гашигуллин

Русия Икътисад үсеше министрлыгы Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге җитәкчесе Айдар Гашигуллинны Русиянең Төркиядәге сәүдә вәкиле итеп тәкъдим итә.

Русия Икътисад үсеше министрлыгы Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге җитәкчесе Айдар Гашигуллинны Русиянең Төркиядәге сәүдә вәкиле итеп тәкъдим итә. Бу хакта икътисад үсеше министры Алексей Лихачев белдерде, дип яза Коммерсант. Лихачев Казанда үткән чимал булмаган экспортка багышланган киңәшмәдә Гашигуллинның куелу-куелмавына карата: "... Әгәр хөкүмәт хупласа", дип белдергән.

2012 елның июлендә Татарстан президенты фәрманы белән Айдар Гашигуллин Татарстанның Төркиядәге вәкиле итеп билгеләнде. Гашигуллин 2008 елдан Төркиядәге вәкилнең киңәшчесе, 2012 елдан ярдәмчесе булып эшләгән иде.

Гашигуллин 1978 елның 9 сентябрендә Казанда туа. 2001 елда Төркиядә Билкент университетын халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге белән тәмамлый. 2011 елда Русия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының икътисад факультетын бетерә.

Төркия чиген бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиягә карата азык-төлек эмбаргосы игълан итте. Помидор, кыяр, суган, төсле кәбестә, брокколи, әфлисун, мандарин, алма, армут (груша), өрек (абрикос), шәфталу (персик), нектарин, кара җимеш (слива), күгән (терн), бакча һәм җир җиләге борыч, анар, пекин кәбестәсен, салат-латук, гранат, тавык, күркә, тоз, канәфер кертелми башлады.

Президент Путин фәрманы нигезендә Русиядә Төркия ширкәтләре белән яңа төзелеш эшләре башлау тыелды. Узган елның 1 декбрендә хакимиятләр Төркиягә юлламалар сату һәм чартер очышларын да туктатты.

XS
SM
MD
LG