Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шувалов Казанда кечкенә фатир сатып алучылардан көлде


Русия вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Татарстан хакимиятләре
Русия вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Татарстан хакимиятләре

Русия вице-премьеры Игорь Шуваловка Казанда 20 квадрат метрлы торак сатып алучылар булуы кызык тоелды. Мондый фатирларны аңа 10 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин күрсәтте.

"Безгә бүген 20 метр мәйданлы фатирлар күрсәттеләр. Кызык тоела, ләкин халык мондый торак та ала һәм ул бик популяр", дип сәясәтченең сүзләрен События порталы китерә.

Шувалов сүзләренчә, хәзер төзелгән йортларның проектлары искергән һәм халык уңай булмаган шартларда яшәргә мәҗбүр.

Вице-премьерга җирле хакимият вәкилләре бу фатирларны хәзер Казанда төзелеп килгән экономкласс торак белән таныштыру кысаларында күрсәтте. Бу фатирлар иске яки казалар хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү програмы нигезендә төзелә.

Шувалов үзе нинди шартларда яши?

Вице-премьерның декларациясенә күрә, аның Русиядә 73,8дән алып 175,7 кв метрлык дүрт фатиры бар. Шулай ук ул Австриядә 1480 кв метрлык өй, Британиядә 483 кв метрлык фатир арендалый. Алексей Навальныйның Ришвәтчелеккә каршы көрәш фонды Лондондагы фатирга Шувалов гаиләсенең хуҗа булуын раслаучы документлар тәкъдим иткән иде.

Шувалов халыктан көлде. Интернет аннан көлде

Сәясәтченең әйткән сүзләренә бик тиз арада Твиттерда җаваплар күренә башлады.

Сәясәтчеләр халыкны еш мыскыллый башлады

Күптән түгел Русия премьер-министры Дмитрий Медведев та акча мәсьәләсендә халык белән аралашу вакытында уңайсыз хәлдә калды һәм интернетта мәсхәрәләү объекты булды. Кырымда бәяләрнең югары, пенсияләрнең җитмәслек булуына зарланучыларга хөкүмәт башлыгы акча булмавын җиткерде һәм бирешмәскә кушып яхшы кәеф теләде.

"Акча юк хәзер. Акча тапсак, индексация ясаячакбыз” дип хөкүмәт башлыгы илнең финанс хәлен аңлатып бирде һәм “Сез монда бирешмәгез инде, сезгә иң яхшы теләкләр, күңел көрлеге, сәламәтлек!” дип тиз генә борылып китеп тә барды.

Әйтән сүз, аткан ук

Сәясәтчеләрнең мондый гыйбарәләре тиз генә интернет-мемнарга әверелә бара. Медиалогия оешмасы хәтта ул мемнарның рейтингын төзегән. Беренче урынга нәкъ Медведевның әйткән сүзләре эләккән. Аннан Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның "Кем аңламый шул аңлый" гыйбарәсе килә.

Шулай ук популяр мемнар исемлегенә Анатолий Чубайсның "Бездә акча бик күп", Сергей Лавровның "Дебилы, бл..." һәм депутат Илья Гаффнерның "әзрәк ашарга кирәк" гыйбарәләре эләккән.

Киләсе рейтингка Шувалов сүзләренең дә өстәлүе бик мөмкин.

XS
SM
MD
LG