Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тукай көндәлекләре рус телендә басыла


Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

Казанның "Смена" заманча мәдәният үзәге 18-19 июньдә узачак китап фестиваленә махсус Габдулла Тукай көндәлекләрен рус телендә бастырып чыгарачак.

Тукай көндәлекләре - татар әдәбиятының иң популяр авторы турында киң публикага билгеле булмаган документ дип яза басманы чыгаручылар. Автобиографик хәтирәләр һәм көндәлек язмалар ярдәмендә укучы Тукайны үзгә яктан таныячак. Китапка кергән текстлар шагыйрь гомеренең соңгы елларындагы борчылулары, авырлыкларын тасвирлый, Тукайның фигурасын һәм характерын аның рәсми образыннан аерылып торган яктан ачырга ярдәм итә.

Китапны татарчадан Илназ Мәхмүтов һәм Рәшит Төхвәтуллин тәрҗемә иткән. "Габдулла Тукай. Көндәлекләр" китабына Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивындагы фотосурәтләр кергән.

"Смена" заманча мәдәният үзәгенең матбагасы 2015 елның августында эшләп китте. Аның бастырган беренче китабы "Казан татарлары мифологиясе" булды.

"Габдулла Тукай. Көндәлекләрен" китабын "Смена"да узачак китап фестивалендә алып булачак.

XS
SM
MD
LG