Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада эколог Александр Веселов кыйналган


Стәрлетамактагы чүп түгү урынын киңәйтүгә каршы көрәшүче Александр Веселовны кыйнаучылар “башка безнең эшләргә тыкшынма” дигән.

Уфа үзәгендә Башкортстан экологлары берлеге рәисе Александр Веселов кыйналган. Веселов соңгы чорда Стәрлетамактагы чүп түгү урынын киңәйтүгә каршы көрәшә иде. Чүп түгү урынын киңәйтүгә каршы ике мең кеше имза куеп, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Җәмәгатьчелек һәм прокуратура кысылуы белән полигонны киңәйтү эшләре туктатылган, “Вториндустрия” ширкәте миллионнарсыз торып калган.

Вакыйга Һалле исемендәге урамдагы аның офисы янында булган. Эколог моны үзенең эшчәнлеге белән бәйли:

“Стәрлетамак шәһәрендәге “Вториндустрия” җитәкчесе Айрат Максадов белән очрашкан идем. Очрашуга ике кеше белән киләчәгемне әйттем, ул каршы булды. Очрашудан соң машинага кереп утырып, кузгала башлау белән берәү нәрсәдер сорап мөрәҗәгать итте. Мин туктагач ул ишекне каерып ачып, дөмбәсләргә тотынды. Хәвефсезлек каешын эләктереп өлгерүем сәбәпле, каршылык күрсәтә алмадым. Ул озын буйлы, таза гәүдәле ир иде. Суккан вакытында берничә тапкыр: “Башка безнең эшләргә тыкшынма”, дип кабатлады. Мин экология нормаларын бозып Стәрлетамактагы калдыклар түгү полигоны төзелешенә каршы көрәшә башлагач, берничә тапкыр кисәтү белән дә шалтыраттылар. Үзен “Инквизитор” дип атаучы ул билгесез кеше миңа янады”.

Янәшәдәге “Башгипроводхоз” офисындагы күзәтү камералары аша бу хәлне күрү белән сакчы полициягә шалтыраткан һәм ярдәм күрсәтергә чыккан. Һөҗүм итүче аны күрү белән качып киткән.

Зыян күрүче һөҗүм итүдә табигатьне саклау министрлыгының да кысылышы булуы ихтимал дип исәпли. Аның сүзләренчә, ул “Башкортстандагы экология һәм эколохия” дигән темага чыгыш ясаган һәм аны брошюра итеп чыгарган булган. Анда министрлыкның нәтиҗәсез эшләве, табигатьнең пычрану дәрәҗәсен күрсәтүче саннарны алдап күрсәтү, зур ширкәтләр мәнфәгатенә эшләүдә гаепләгән, министрның отставкага китәргә тиешлеген белдергән булган.

XS
SM
MD
LG