Accessibility links

Русиядә яман шеш белән авыручылар дарулар җитмәүгә зарлана


Авыртуны баса торган наркотиклы матдәләре булган даруларны 1 миллион русияле куллана.

Яман шеш белән авыручы мәскәүләр һәм Русиядәге кайбер төбәкләрдә яшәүчеләр дару булмый торган очракларга зарлана.

"Коммерсант" язуынча, Русия башкаласындагы беркадәр сырхауханәләрдә авыруларга кыйммәтле даруларны даруханәдән алу өчен язмый башлаганнар. Язылган даруны даруханәдән ала алмаган очраклар да теркәлгән. Бу хәлне басмага "Яман шешкә каршы хәрәкәте" оешмасы да раслаган.

Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Самар, Тула, Түбән Новгород, Калининград, Курски, Сахалин, Томски, Иркутски, Ставрополь өлкәләре һәм Якутиядән яман шеш белән авырган 18 кеше дару җитешмәүгә шикаять белдергән.

2014 елда дару булмаганга яман шеш белән авыручылар үзләренә кул салгач, бу хәл зур шау-шу тудырды. Узган ел март аенда Роскомнадзор үзләренә кул салуны халыкка чыгару тыелганны таныды. Элгәре медиа Русия хакимиятләре наркотиклы дарулар белән тәэмин итү 2018 елга тулысынча канәгатьләндереләчәк, дип язган иде.

XS
SM
MD
LG