Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең республика Сабантуе Воткинскида узды


Малайлар капчык белән сугыша
Малайлар капчык белән сугыша

18 июнь Воткинскида республикакүләм бәйрәм беренче тапкыр узды. Шәһәрнең татар милли оешмалары, татар коллективлары аңа бик ныклап әзерләнгән иде.

Воткинскида милли бәйрәмебез Сабантуен дүрт ел шәһәрнең милли-мәдәни автономиясе уздырды. Быел бишенче бәйрәмне аларга республика күләмендә оештырырга туры килде.

Можга татарлары килә
Можга татарлары килә

Воткинскийда республикакүләм бәйрәм беренче тапкыр узды. Шәһәрнең татар милли оешмалары, татар коллективлары аңа бик ныклап әзерләнгән. “Республика хакимияте, милли сәясәт министрлыгы, Воткински шәһәре администрациясе, шәһәребезнең эшкуарлары бик нык ярдәм итте. Шуңа да уеннарда катнашучыларга бүләкләребез мулдан”, диде Воткински шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Фәтхуллин.

Сабантуй мәйданы итеп шәһәрнең буа буен сайлаганнар. Берьяктан су, чиста комлык, икенче яктан наратлар төзелеп киткән.

Республика башлыгы Александр Соловьев котлый
Республика башлыгы Александр Соловьев котлый

Табигать кочагында булгач, көннең бик эссе булуы да сизелмәде.

Сабантуйга республиканың татарлар күмәк яшәгән ике дистә районнары, шәһәрләреннән делегацияләр килгән. Аларның күбесе милли киемнәрдән. Милли бизәкләр бәйрәмгә, дөрестән дә, матурлык өстәде. Бәйрәмгә республика башлыгы Александр Соловьев, республиканың Дәүләт шурасы рәисе Владимир Неустроевның килүе татар милли бәйрәменең югары статусын күрсәтте. Удмуртия башлыгы Александр Соловьев җыелган халыкны котлап: "Сабантуе татарларның милли бәйрәме генә түгел, анда республикада гомер итүче һәр милләт вәкиле катнаша. Алар уеннарда көч сынаша, сәхнәдән җырга-биюгә талантын күрсәтә ала диде. Азатлык радиосы хәбәрчесе сорауларына да “Бәйрәм миңа бик ошый, бик матур, ныклап оештырылган, күрәсезме, халык бердәм", диде.

Якшур-Бодьядан Зөлфия Смирнова
Якшур-Бодьядан Зөлфия Смирнова

Мәйданның төрле почмакларында һәр теләгән кеше үзенең көчен сынап карый алды. Кемдер авылда үскән яшьлек елларын исенә төшереп, көянтә-чиләк белән су ташуда ярышты. Якшур-Бодьядан Зөлфия Смирнова исә бу бәйгедә беренче урын алган,бүләкләре белән дә мактанды.

Һавага терәлгән диярсең, озындыр колга. Колгага менүчеләрнең иминлеген саклау хәстәрен дә күргәннәр, шуңа да шома колгага менәргә батырчылык итүчеләр саны күп. Галер Кәримов алты яшеннән спорт белән шөгыльләнә, багананың очына ук менеп, приз – мультиварка алды.

Колгага менүчеләр
Колгага менүчеләр

Көннең эсселегеме, әллә башка сәбәптәнме, яшь егетнең кан басымы күтәрелеп киткән, аңа шунда ук медицина хезмәткәрләре ярдәм күрсәтте. Сарапулдан Альберт Рәхмәтуллин да спорт мастеры кандидаты, ул да колганы “буйсындырды”. Быел инде Альберт авыл Сабантуйларында катнашкан, Сарапулда узган бәйрәмдә дә 21 метрлы колганың башына менеп җитүчеул булган.

Капчык киеп йөгерүчеләр, чүлмәк ватуда катнашучылар, капчык белән сугышучылар, гер күтәрүчеләр, кул көрәшендә катнашырга теләүче ир-егетләр һәм хатын-кызлар бихисап. Ә шулай да үзләрен сынап карарга теләгән һәм иң озак барган уеннарның берсе - колга аякта узышучылар булгандыр, мөгаен. Бер менеп, бер төшеп берничә метр араны узу җиңел булмады аларга. Ярты юлда туктап калучылар, дистанциядән төшеп калучылар да булды.

Киров өлкәсе Нократ Аланы районы көрәшчеләре Ильяс Зәйнуллин һәм Ринат Сәлахетдинов
Киров өлкәсе Нократ Аланы районы көрәшчеләре Ильяс Зәйнуллин һәм Ринат Сәлахетдинов

Сабантуйның иң көтеп алынган мизгеле – татарча көрәш. Оештыручылар көрәшүчеләрнең күплеген алдан сизенеп ике келәм урнаштырган. Берсендә - яшь малайлар, икенчесендә инде төрле ярышларда җиңгән батыр көрәшчеләр. Бил алышырга республиканың төрле төбәкләреннән төрле милләт егетләре, Татарстан һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы районыннан да көрәшчеләр килән. Алар арасында Ильяс Зәйнуллин һәм Ринат Сәлахетдинов Удмуртиядә беренче тапкыр көрәшкәннәр. Әле башка уеннарда да катнашып өлгергәннәр баһадир егетләр. Ильяс Зәйнуллин исә, милли бәйрәмебездә максатым – катнашу дип, Воткинскида Сабантуеның бик яхшы оештырылуын да билгеләде. Нократ Аланы районы авылларында милли бәйрәмебез Ураза гаетеннән соң оештырылачак икән.

Таһир Хуҗагалиев көрәштә (у)
Таһир Хуҗагалиев көрәштә (у)

Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин ирекле көрәш белән шөгыльләнгән, әмма хәзер келәмдә бил алышырга батырчылык итмәгән. Шулай да көрәшчеләрне күзәтүдән канәгать.

Ижаудан көрәшче Таһир Хуҗагалиев быел инде өч Сабантуенда мәйдан яулаган. Воткинскида да Таһир абсолют батыр булып калды.

Халык күңел ача
Халык күңел ача

Көне буе сәхнәдән милли моңнарыбыз яңгырап торды. Республика коллективларыннан тыш бәйрәмгә килүчеләрне үзләренең җырлары белән танылган җырчы Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, Кытайда туып үскән милләттәшебез Базарбай Бикчәнтәев, яшь җырчы Фәрит Фәйзрахманов сөендерде, төрле гармуннарда милли моңнарыбызны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Хәлимов башкарды. Мәйдандагы халык аларга кушылып җырлады, биеде. Зөһрә Шәрифуллинаның Воткинскидан ерак булмаган Чайковски шәһәрендә яшәп иҗат итүче Кәүсәрия Нуруллина сүзләренә җырларны аеруча яратып тыңлап, алкышларга күмде.

Бу атнаның шимбәсендә Ижауда шәһәр Сабантуе узачак. Ул үткән елдагы Чекерил спорткомплексы мәйданында булачак. Быел Сабантуен оештыруны шәһәр һәм татарлар күмәк яшәгән Ленин районы адмнистрацияләренә йөкләнде.

XS
SM
MD
LG