Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Уэлска җиңелеп Европа футбол беренчелегеннән төшеп калды


Русия такымы саклану позициясендә
Русия такымы саклану позициясендә

Европа футбол беренчелегенең В төркемендәге уенда Уэлс такымы Русияне 3:0 исәбе белән җиңде. Русия өчен бу плей-оффка чыгуның соңгы мөмкинлеге иде.

20 июнь көнне Франциянең Тулуза шәһәрендә узган Уэлс-Русия уенында Русия җыелма такымы 3:0 исәбе белән җиңелде. Шәрехчеләр Уэлс такымы Русияне "котычкыч исәп белән тар-мар итте" гыйбарәсен кулланды.

Русия такымы саклану позициясендә зур хаталар ясау нәтиҗәсендә инде уенның 11нче минутында Аарон Рэмзи исәпне ачты, 20нче минутта Нил Тейлор туп кертте. Икенче таймда танылган уенчы Гарет Бэйл өченче голга иреште.

Русия җыелмасы өчен бу плей-оффка чыгуның соңгы мөмкинлеге иде. Моңа кадәр Англия белән 1:1 исәбенә уйнап нибары 1 балл җыйган такымга оту кирәк иде. Русия В төркемендә соңгы, дүртенче урынны алды һәм чемпионаттан кайтып китә.

XS
SM
MD
LG