Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара Олимпия комитеты Русия җиңел атлетика җыелмасын Олимпиададан читләштерде


Катнаштырылмаучылар арасында Русия һәм Кения спортчылары бар.

Халыкара Олимпия комитеты допингка катнашы булган Русия спортчылары һәм түрәләрен барлык ярышлардан, шул исәптән Рио-де- Жанейродагы Олимпиададан катнаштырудан читләштерү турында җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе шурасы карарын хуплады. Бу хакта Олимпия комитеты президенты Томас Бах белдерде.

Бах кайбер Русия спортчыларының 2016 елгы Олипиадада Русия байрагы астында катнаша алу мәсьәләсен ачык калдырды. Ул спортчыларның һәрберсе аерым-аерым катнаша алсын өчен Халыкара җиңел атлетика федерациясе берләшмәсеннән махсус рөхсәт кирәк булачагын әйтте.

2016 елны Рио-де-Жанейро шәһәрендә узачак Олимпиадада катнашудан читләштерү бары тик Русия җиңелатлетларына гына кагыла. Башка 27 федерация турында сүз бармый. Бу хакта Лозаннада Бах әйтте.

XS
SM
MD
LG