Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Әби патшага һәйкәл кую-куймауга онлайн тавыш бирү башланды


Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Әби патшага һәйкәлне кую өчен "әйдәгез, шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик, кайда кую яхшырак булыр икән", дип белдергән иде. Интернетта тавыш бирү башланды.

Казанда Әби-патшага һәйкәл кую бәйгесенә онлайн тавыш бирү башланды. Анда “Әби патшаның таш мәчетләр салу фәрманына истәлек билгесе куюны кирәк дип саныйсызмы?" дигән шактый хәйләкәр сорау бирелгән. Тавыш бирүче “әйе” яки “юк” дип җавап бирә ала. “Әйе” дип җавап китерүчеләргә һәйкәл өчен өч урын тәкъдим ителә: Кабан күле, Бишбалта бистәсе. Башка вариантны тәкъдим итү, үз фикереңне дә белдерү төймәсе бар.

Билгеле булганча, һәйкәлне Кабан күле ярында кую планлаштырылган иде, әмма җәмәгатьчелек каршы чыгу сәбәпле, Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе утырышында Әби патшага һәйкәлнең кая куелачагы тәгаенләнмәгәнлеге хакында белдерде.

Метшин Әби патшага һәйкәлне кую өчен "әйдәгез, шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик, кайда кую яхшырак булыр икән", дип белдерде. Мэр сүзләренчә, Кабан күле яр буйларын үзгәртү концепциясе киңлекләре зур, Бишбалта (Адмиралтийство) бистәсе дә бар.

Бөтендөнья татар яшләре форумы 5 майда "Әбипатша самодержавие, халыкны изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы" дип белдереп җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып хат язган иде.

Бәйге башлангач җәмәгатьчелектә генә түгел, ә галимнәр арасында да Татарстанда патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска чакыручылар булды.

XS
SM
MD
LG