Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлыгы кими барган Казанда яңа патриотик һәйкәл ачтылар


Казанда совет шымчысы Зоргега һәйкәл ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

Казанда совет шымчысы Зоргега һәйкәл ачылды

Күпчелеге болай да урыс һәм совет чоры шәхесләренә булган һәйкәлләргә ия Казанда тавыш-тынсыз гына тагын бер бюст барлыкка килде - Татарстанга бернинди дә катнашы булмаган, ярым-мифик совет шпионы Рихард Зоргега.

22 июнь Казанда совет шымчысы Рихард Зоргега аның исемен йөрткән урамда бюст ачылды. Әлеге чара рәсми төсмергә ия иде, тантанада Татарстан премьер-министры Илдар Халиков катнашуы шуны күрсәтә, ләкин алдан бу хакта халык фикерен белешмәделәр. Иртәнге 9да Зорге урамындагы Дан бакчасында түрәләр, чакырып китерелгән балалар һәм картлардан башка кеше юк та иде.

Зорге һәйкәле "Русия даны аллеясе" проекты кысаларында аның авторы Михаил Сердюков һәм читтәге бер татар эшмәкәре Вәлид Рәхмәтуллин тарафыннан урнаштырылды.

"Бу - миннән һәм минем гаиләдән яраткан шәһәремә, туган ягыма бүләк", дип сөйләде Рәхмәтуллин. "Ни өчен Зорге? Проектның икенче иганәчесенең нәкъ менә Зорге һәйкәле проекты әзер иде. Барлыгы 30 тирәсе проект бар. Ләкин Рихард Зорге безнең шәһәргә ныграк ярады. Алла бирса киләчәктә татар халкы каһарманнарына һәйкәлләр ясаттырырбыз. Татарстан эшмәкәрләре дә бу хәрәкәткә кушылсыннар иде. Безгә республикадан көтмәскә, үзебезгә тырышырга кирәк", диде ул.

Зорге һәйкәле иганәчеләргә бер миллион сумга төшкән. Аны бакчага апрель ахырында алып килгәннәр, ләкин кичә кич кенә урнаштырганнар.

Зорге һәйкәле Рәхмәтуллинның беренче хәйрия проекты түгел. 2010 елда ул Питрәч районында Альведино авылында совет каһарманы, керәшен татары Петр Гаврилов музеен ачырга ярдәм иткән.

Япониядә советлар өчен күзләү эшен алып барган Зорге имеш Сталинга Германиянең нәкъ менә 22 июньдә һөҗум итәсен язган булган. Шул ук 1941нең азагында ул японнар тарафыннан фаш ителә һәм соңрак атып үтерелә.

Бу зат Татарстанда бер тапкыр да булмаган, гәрчә 1967 елда ук Казанда совет идеологлары аның исеме белән яңа урамны атый.

XS
SM
MD
LG