Accessibility links

Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых ике айга кулга алынган


Никита Белыхны тоткарлау күренеше. Русия тикшерү комитеты сайты фотосы
Никита Белыхны тоткарлау күренеше. Русия тикшерү комитеты сайты фотосы

Мәхкәмә адвокатларның Белыхны түләү хакына иреккә җибәрү йә өй сагына алу үтенечен мәхкәмә кире какты.

Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнгән Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхны ике айга кулга алырга карар итте.

Адвокатларның Белыхны түләү хакына иреккә җибәрү йә өй сагына алу үтенечен мәхкәмә кире какты.

Тикшерүче әйтүенә караганда, Белых акча алганын кире какмый, ләкин бу акчаларны шәһәр ихтыяҗына дип белдергән. Ул шулай ук беркайчан да ришвәт алмаганын һәм тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итергә әзер булуын әйткән.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков сүзләренчә, Владимир Путинга бу хәл турында җиткерелгән, губернаторны урынынннан алу карары әлегә кабул ителмәгән.

Шимбә көнне Русия тикшерү комитеты Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхның Мәскәү рестораннарының берсендә400 мең евро күләмендә ришвәт алганда тоткарлануы турында хәбәр итте.

Шул ук көнне Киров өлкәсе идарәсендә тентүләр үткән.

XS
SM
MD
LG