Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Байрак көнен быел күбрәк виртуал дөньяда билгеләде


Кырымтатар байрагы
Кырымтатар байрагы

Кырымтатарлар Байрак көнен быел ярымутрауда киң җәелдереп үткәрә алмаганга күрә, бәйрәмне күбрәк социаль челтәрләрдә билгеләргә тырышты.

Кырымтатарлар Байрак көнен ел саен 26 июньдә зурлап уздыра. Ләкин Мәскәү билгеләгән Кырым хакимиятләре хәзер аларга милли рухтагы массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт бирми, шуңа күрә активистлар активлыгын интернет һәм флешмоблар ярдәмендә күрсәтергә мәҗбүр. Байрак көне өчен хәтта махсус сайт ачылган һәм анда бәйрәмнең тулы програмы күрсәтелә. Быел Байрак көне кысаларында фотобәйге, интеллектуаль уен, квест, атамалар флешмобы, видеокотлаулар һәм башка чаралар үтте.

Кырымтатар яшьләре яздырган видеокотлау:

Киев һәм башка шәһәрдәге Байрак көне чаралары социаль челтәрләрдә.

Массакүләм чараларда катнаша алмаганнар бәйрәм уңаеннан интернетка байрак белән төшкән фотоларын урнаштырды.

Белешмә

​Кырымтатар байрагы көнен 2010 елда билгели башладылар. Бәйрәм көне итеп II Кырымтатар корылтае башлану көне билгеләнде. Ул 1991 елның 26-27 июнендә Акмәчеттә узды.

XS
SM
MD
LG