Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия туризмы берлеге Эрдоганның белдерүенә шатлана


Русия туризм берлеге вәкиле Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең җайланып тизрәк Төркиядә яллар оештыра башлау турында хыяллана.

Дүшәмбе көнне Кремльнең "Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган узган елның ноябрь ахырында Сүрия-Төркия чигендә Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшерү өчен Мәскәүдән гафу үтенде" дигән белдерүенә Русия туризмы берлеге зур өмет баглый. "Туристларны Төркиягә җибәрә башлауга өмет итәбез", диде берлекнең матбугат вәкиле Ирина Тюрина журналистларга.

"Русия туристлары һәм сәяхәт агентлыклары Төркиягә бара алмаудан зур газап чигә. Сыйфаты һәм бәясе ягыннан Төркияне башка бер ял урыны да алмаштыра алмый. Төркияне яңадан ачар өчен ниндидер карар көтәбез", диде туризм берлеге вәкиле. Аның сүзләренә караганда, Төркиягә юлламалар һәм сәфәрләр бер ай эчендә оештырылырга мөмкин. Элек Төркиядә ял иткән гаиләләрнең күбесе быел авылда һәм бакчада гына ял итә.

Русиянең Су-24 хәрби очкычы һәлакәте өчен Төркия җитәкчесенең "гафу үтенүен" дүшәмбедә Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

“Эрдоган бу хәлгә тирән кызганыч белдерде һәм Төркия белән Русия арасындагы традицион дустанә мөнәсәбәтләрне торгызу, шулай ук төбәктәге кризис хәлләренә бергәләп реакция күрсәтү, террорчылыкка каршы көрәшү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер торуын әйтте”, диде Песков.

Кремль сәхифәсе Эрдоган хатыннан “Тагын бер мәртәбә үкенеч белдерергә, һәлак булган Русия очучысы гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашырга телим һәм дә гафу итегез дим”, дигән сүзләрен китерә.

Төрекчә язылган шушы хатның бу өлеше исә татарчага тәрҗемәдә "Һәлак булган очучы гаиләсенең кайгысын тагын бер кат уртаклашам һәм кызганыч белдерәм; ачу тотмасыннар дим" кебегрәк яңгырый. Хаттагы бу җөмләнең нәкъ шулай язылуын Эрдоганның матбугат вәкиле Ибраһим Калын раслады. 1 июль Мәскәүгә Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу бара.

XS
SM
MD
LG