Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бал саткан акчага Хаҗга да барып кайттым"


Чуашстанда яшәүче 70 яшьлек татар бабае умарта карап хаҗга йөри
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:14 0:00

Чуашстанның Әсән авылында яшәүче Рәфыйк Вәлиев 30 ел инде умарта тота. Бал саткан акчага хаҗ кылган, тагын барырга ниятли. Әсән мәчете тарихына багышланган китап чыгарырга җыена. Азатлык Әсән хаҗиның умарталарын җәйләүгә "күчереште".

Чуашстанның Шомыршы районы Әсән авылында чуашлар күпчелектә, ә авылның татар өлешен манаралы мәчет бизәп тора. Татарлар күп түгел монда, барлыгы 30лап кына гаилә көн итә.

Әсәндә туып үскән Рафыйк Вәлиев менә ничә еллар инде җәй көне умарталарын урман-болыннарга илтә. Бу гамәл аның өчен үзенә күрә бер традиция дә, күңел рәхәтлеге дә. Умарта тоту табыш та китерә.

Быел Рамазан аеның соңгы көннәре умарталарны җәйләүгә күчерүгә туры килде. 70 яшьлек Рәфыйк ага мәчеттә тәравих намазын укып кайткач, умарталарын җәйләүгә әзерли башлый. Башта кортлар күп бал җыйсын өчен, аларга сабырлык сорап намазлар укый. Иртәнге намаздан соң җәмәгате белән умарталар янына чыгалар. Таң атканчы, кортлар ояда булганда, аларны томалыйлар. Шуннан соң, ояларны машинага төяп, алдан әзерләнгән урынга илтеп урнаштыралар.

Әсән авылы хаҗие сүзләренчә, балның иң тәмлесе урман-болыннарда чәчәкләр шаулап аткан мәлдә җыела. Үзе дә ике ай дәвамында авылдан 40 чакрым ераклыктагы җәйләүдә яши ул, җәмәгате Розалия ханым бал кортларын карашыр өчен аның янына килеп кенә китә.

Рафыйк ага җәйләүдә умарталар иң хуш исле, тәмле бал җыялар дип әйтә. Вәлиевләрнең 30лап баш умартасы бар. Хәләл хезмәт белән табылган балның бер өлешен сатып акча да эшли ул. Былтыр шул акчага хаҗ кылып кайткан. Изге җирләргә тагын бер тапкыр бару турында хыяллана. Әсәндәге мәчет төзү тарихына багышланган китап та нәшер итәргә җыена.

Мәшәкате шактый булса да, Минзәләдә умартачылыкка укыган, инде 30 ел буе умарта тоткан Рафыйк ага өчен бал кортлары инде күптәннән иң якын дусларына әйләнгән.

XS
SM
MD
LG