Accessibility links

Кайнар хәбәр

Империя таянычы булган ялган казанышлар: Гелий Сәләхетдинов фаш иткән шәхесләр


Гелий Сәләхетдинов: "Илдәге фән һәм техника тарихы юлбашчылар моделендә төзелгән"
Гелий Сәләхетдинов: "Илдәге фән һәм техника тарихы юлбашчылар моделендә төзелгән"

Гелий Сәләхетдинов тарихта фән өлкәсенә бәйле шактый гына уйдырмалар булуын әйтә. Шуларның кайберләрен фаш иткән өчен аңа башта шелтәләр булган, аннары эштән куганнар.

Хәзер сезгә Гелий Сәләхетдинов фаш иткән кайбер шәхесләрне тәкъдим итәбез. Башта әлеге шәхесләрнең Русия тарихында нәрсә белән танылуын, аннары Сәләхетдиновның алар турындагы кайбер ачышлары белән таныштырырбыз.

Рәсми тарихка караганда, галим Михаил Ломоносов матдәләрнең атом-молекуляр төзелеше хакындагы төшенчәләрне эшкәрткән, химик реакцияләрдә массаның сакланыш канунын тапкан (1756), корпускуляр (атом-молекуляр) тәгълиматы нигезләрен тәкъдим иткән (1741-50), Венера планетының атмосферасы барлыгын ачыклаган (1761), фәлсәфи һәм гражданлык рухындагы рус одасының иҗаткяре. Шигырьләр, трагедияләр һәм сатирик әсәрләр, фундаменталь филологик тәдкыйкатьләр һәм рус теленең гыйльми грамматикасы авторы. Төсләр хакындагы теориясен алга сөргән. Берничә оптик әсбап ясаган. Мозаика сәнгате үсешенә, смальталар эшләп чыгаруга зур өлеш керткән, шәкертләре белән бергә изразец нәкышләренең яңа төрләрен тәкъдим иткән.

Михаил Ломоносов
Михаил Ломоносов

Сәләхетдинов: Ломоносов үзенең дустына бер хатта “әгәр бер урында нәрсәдер артса, икенче урында кими” дигән сүзләр язып җибәргән. Шуңа бәйләп Ломоносов массаның саклану канунын тапкан, диләр. Бу көлке. Бер хат ачышлар тудыра алмый.

Беренче тапкыр масса сакланышын үзенең тәҗрибәләре белән француз Антуан Лавуазье исбатлап күрсәткән. Һәм ул аның фәнни эше булып барган.

Газларның атом-молекуляр тәгълиматы нигезләрен тәкъдим итүе дә ялган, чөнки ул математиканы бик начар белгән, шул сәбәпле аның физика һәм химия өлкәсендәге “ачышлары” да бары уйдырма булган.

Ломоносов бернинди хезмәт булдырмаган. Бары Германиядә белем алу вакытында язып алган лекцияләрен генә бәян иткән. Ул галим түгел, чит илдә дә белем алу урынына ул күбрәк салгалап йөргән, шуңа белеме дә йомшак булган. Аның каравы Русиягә кайткач төрле зур проектларга дип акчалар алуга ирешә алган.

Мозаика сәнгате үсешенә килгәндә, аны граф Третьяков Италиядән алып кайткан. Шуннан Ломоносов аны Русиядә җитештерү белән янып йөри башлаган. Екатерина аңа моның өчен зур җир биләмәләре, дөнья акча һәм крепостнойлар бүлеп биргән, әмма Ломоносов бу эшне дә башкарып чыга алмаган. Ул чит илдән кайткач югары җитәкчеләргә карата мактау хатлары яудыра башлау нәтиҗәсендә генә аларның канаты астына эләккән. Аеруча да граф Шувалов аны яраткан. Ул үзенең “фәнни” әкиятләре белән аларның күзләренә төтен җибәргән.

Паровоз булдырган Черепановлар: Түбән Тагилдагы механиклар, крепостнойлар. Ефим Черепанов “машиналарны карау” өчен 1825 елда Швециягә, ә Мирон тимер юлларны өйрәнер өчен 1833 елда Англиягә җибәрелгән. Аннан кайтканнан соң 1833-1934 елда алар Русиядә беренче паровоз, ә 1835 елда куәтлерәк икенче паровоз ясаганнар. Алар шулай ук чуен тимер юл булдырганнар. 854 метр озынлыктагы тимер юл төзелеше өчен Миронны крепостной булудан азат иткәннәр, Ефим Черепановка пар машиналары төзегән өчен бераз иртәрәк ирек бирелгән.

Сәләхетдинов: Черепановлар Англиягә белем эстәргә баргач паровоз күреп алганнар һәм шундый машиналарны Уралда да ясарга уйлаганнар. Аларның “паровоз уйлап табу” ачышы бары шул гына.

Константин Циолковский: Реактив хәрәкәт теориясенә нигез салучы, Галәмгә очу өчен ракеталар кулланырга кирәклеген тәкъдим итүчеләрнең беренчесе. Планетаара аралашу очен ракета проекты Циолковский тарафыннан 1903 елда эшләнә. Ракетаның металл корпусының алгы өлеше кешеләр һәм җайланмалар урнаштыру өчен билгеләнгән. Урта өлешенә ягулык (сыек водород) һәм оксидлаштыру газлары, яну камерасыннан бик зур тизлек белэн чыгып зур реактив этү көче хасил итәләр.

Сәләхетдинов: Ракеталар инде XIII гасырда ук билгеле була. 1800 елда инглиз полковнигы Уильям Конгрев бу эш белән ныклап шөгыльләнә башлый. Шул ук вакытта Кембридж университетынла ракеталар хәрәкәте тигезләмәсе уйлап табыла һәм ул бик гади була. Русиядә моны, әлбәттә, белми калалар.

Иван Мещерский дигән кеше бу тигезләмәне яңадан чишә һәм үзенең фәнни эшенә кертә. Тагын алты елдан соң Циолковский аны үзенең китабында бастырып чыгара. 1933 елда советларга галимнең юбилеен уздырырга кирәк булганда Циолковскийны аның авторы итеп билгелиләр.

Гелий Сәләхетдинов
Гелий Сәләхетдинов

Гелий Сәләхетдинов радионы Александр Попов, пар моторын Иван Ползунов уйлап табуы да бары уйдырма гына булуын әйтә. Аның әйтүенчә, тарих белән алай шаярырга ярамый.

“Мин Русия фәненә бәйле күп мөһим әйберләр беләм, әмма алар турында мәгълүматлар КГБ архивларында ята. Дәлилләр булмагач, мин бу хакта сөйли алмыйм. Син галим булгач һәр сүзеңне исбатлый алырга тиешсең. Безнең илгә булмаган уңышлар белән мактанырга ярамый, дөреслекне әйтергә кирәк.

Циолковский бит саташкан булган. Берни эшләмәгән. Ул галәмгә юл күрсәткән диюләр - ялган. Мин бу хакта китаплар бастырдым, радиоларда чыгыш ясадым. Шуннан барысының да ачуы чыкты, мине “усал татар” дип битәрли башладылар. Нәтиҗәдә тавыш купты. Мине эштән кудылар”, ди ул.

Гелий Сәләхетдинов элек Русия фәннәр академиясендә эшләгән. Әтисе татар, әнисе урыс булган. Бабаларының берсе - Польша яһүде. Ул үзен урыс дип саный һәм православ динендә булуын әйтә.

“Мин татар телен белмим, әмма камил рәвештә урыс һәм украин телләрен беләм. Амурда тудым, озак вакыт Украинада яшәдем. Әтием татарчаны камил белә иде, әмма хәрби кеше булгач, урысча сөйләште. Ике апам бар, алар да урыс.

Әлбәттә татар телендә сөйләшә белмәвем бик кызганыч. Үз вакытында өйрәнергә кирәк булган, чөнки һәрбер тел ул башка мәдәниятне өйрәнүгә юл ача. Ә татарларның мәдәнияте искитмәле. Татарлар бик горур халык, алар үзләрен урыслардан өстенрәк саный. Татарлар арасында билгеле кешеләр күп. Шуңа алар үз халкы белән горурлана. Горурланырлык та дип саныйм.

Татарстанда институтта укыганда бары бер тапкыр гына булдым. Бөтен гомеремне фәнгә багышладым”, ди 73 яшьлек Гелий Сәләхетдинов.

XS
SM
MD
LG