Accessibility links

Катнаш никахта татар басылып кала


Себердә татар яшьләре арасында катнаш никахларның саны әлегә кимеми. Кайбер сирәк кенә катнаш гаиләләрдә балаларда ике милләт гореф-гадәтләренә карата да тигез караш тәрбияләнә, ә татар теле дә сакланган очраклар гомумән күзәтелми. Егетләргә караганда татар кызларында татар егете белән гаилә кору омтылышы көчлерәк, тик егетләр урыс кызларына өйләнәләр, дип зарланалар кызлар.

"Егетләр болай диләр: "Урыс кызлары белән йөрим әле, татар кызына өйләнермен, татар кызлары артык тыйнак, үзләрен иркен тоткан урыс кызлары белән сөешеп йөрү кызыклырак", - дип аңлаталар кызлар. Йөри торгач, урыс кызыннан аерыла алмый татар егете, телиме-теләмиме, өйләнеп тә куя аңа.

Башкортстанда туып үскән, хәрби хезмәттән киткән офицер, урыс хатыны белән гомер иткән, үтә дә милли җанлы дустыбыз бар иде, көтмәгәндә вафат булды. Милләтем, туган телем дип өзелеп-өзелеп шигырьләр яза иде, шигырьләреннән милли рухтагы йөрәк әрнүләре бөркелеп торды. Хатыны да, ике кызы да бер татар сүзен белмәде, шуңа әрни иде күңеле.

Бер кызы исерекбаш урыс егетенә кияүгә чыкты - хатынының күңеленә хуш килде ул, икенчесе уңган, эчми-тартмый торган татар егете белән кушылды. Ә хатыны: "Бу нинди язмыш! Үзем татар белән яшәдем, инде кызыма да татар белән яшәү язмышы тидеме?!" дип ачынып әйтүен авыр кичерде татар ире. Җан әрнүләре дә иртә алып китте бугай аны бакыйлыкка.

Якын танышларымның кызы, татар кызы, урыс егетенә кияүгә чыкты, ике нәни баласы бар инде, икесен дә чиркәүдә чукындырдылар. Яшь татар анасыннан, аның туганнары ягыннан да бернинди каршылык булмады, каршылык күрсәтергә өлгермәделәр дә алар, теге яктан алардан рөхсәт сораучы да булмады. Яшьләр үзләрен бик бәхетле сизәләр, матур яшиләр, гаилә уңышлы, чөнки бер як икенче якка тулысынча күчте.

Күптән түгел олы яшенә җиткән, нәсел тамырлары Татарстан җирендә калган, күркәм кыяфәтле, дәрәҗәле эштә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан, инде шактый олы яшенә җиткән татар ире "Ак калфак" җәмгыятенә үзенә тиң, зыялы, фатирлы татар хатыны белән танышып кавышырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Урыс хатыны белән гомер иткән, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, кияүдәге кызларын фатирлы иткән, үз фатирын хатынына калдырган, хәзер, картайгач, хатыны белән кызларына татар карты кирәкми булып чыккан. Шулай итеп, йортсыз-җирсез урамда калуын сизми дә калган бу кеше.

Казан-Чаллы арасында теплоходта барганда шактый яшькә җиткән, татар ире белән яшәгән урыс хатыны белән янәшә утырып барырга туры килде, сүзгә сүз ияреп, күп нәрсә турында сөйләштек. Мин аңа сорау бирдем: "Катнаш гаиләдә каршылыксыз, аңлашып, тату-дус гомер итеп буламы?" Ул: "Була, әгәр дә бер як икенче якка тулысынча авышса". "Сезнең гаиләдә кем кем ягына авышты?" "Әлбәттә, ул минем ягыма".

Бер мәҗлестә күптән күрешмәгән элекке сабакташым белән очраштык, ул чибәр, уңышлы, фән кандидаты дәрәҗәсенә ирешеп өлгергән улы белән килгән иде. Мин исә бу егеткә сокланып карадым, киләчәктә аның белән әңгәмә үткәреп дөньяга чыгару нияте белән якынрак танышырга булдым. Урыс телендә генә сөйләшсә дә, күрегез татар егетләрен дип әйтәсем килде. Ахырда сорау бирдем аңа: "Сөйгән кызың бардыр инде?" "Бар", ди. "Татар кызымы?" Минем соравымнан ук гарьләнгән төстә, горур кыяфәткә күчеп: "Әлбәттә, урыс кызы!" дип җавап бирде. Аңардан интервью алу теләгем шундук җил кебек очты.

ӘЛБӘТТӘ! Әлбәттә, гомумән алганда, катнаш гаиләдә татар басылып кала, ә татар теле сакланган гаиләләрне көндез шәм белән эзләргә кирәк була. Милли горурлык хисеннән мәхрүм булган татар яшьләре өчен олы агай вәкиле белән кавышу дәрәҗә булып күренә. Һәвәскәрлек дәрәҗәсендә генә барган милли үсеш уеннары, туган тел дәрәҗәсенең юкка чыгуы милли горурлык хисе тәрбияләү түгел, яшьләрне миллилектән читләштерә генә.

Бибнур Сабирова

Төмән шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG