Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билгеле галим һәм язучы Суфиян Поварисов вафат


Якшәмбе көнне күренекле татар язучысы, галим, филология фәннәре докторы Суфиян Поварисов вафат булды. Аның белән хушлашу 4 июль көнне Башкорт дәүләт филармониясендә узачак.

Күренекле язучы, галим, филология фәннәре докторы, Башкортстан халык язучысы, Татарстан һәм Башкортостанның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов бакыйлыкка күчте. Август азагында аңа 92 яшь тулыр иде.

Язучы 1924 елда Башкортстанның Илеш районында туа. 18 яшендә фронтка китә, Алманиягә кадәр юл үтә. Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем ала. Мәктәп мөдире, журналист, галим булып хезмәт итә. 1960 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли, татар филологиясе бүлегендә укыта. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Аның җитәкчелегендә 20дән артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана. Татар классигы Галимҗан Ибраһимов иҗатын тирәнтен өйрәнә.

Аның "Вәгъдә", "Туй бүләге" кебек пьесалары, “Канлы бәхет” кебек проза әсәрләре киң катлам укучыларга билгеле. 2010 елда Башкортостанда “Иң яхшы роман” язучысы булып таныла.

Суфиян Поварисов белән хушлашу 4 июль көнне, Башкорт дәүләт филармониясендә узачак.

Азатлык архивыннан: "Иң кыены – чын кеше булу"

Суфиян Поварисов: "Иң кыены – чын кеше булу"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

XS
SM
MD
LG