Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда баш бәйрәм намазы Һөнәр берлекләре сараенда үтте


Һөнәр берлекләре мәдәният сарае
Һөнәр берлекләре мәдәният сарае

Акмәчет мөселманнарының төп бәйрәм намазы шәһәрнең Һөнәр берлекләре сараенда узды. Акмәчеттә зур мәчет әле дә юк, хакимият бары чиркәүләрне генә кайгырта.

5 июль көнне иртәнге сәгать алтыда Кырым мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итеп барлык мәчетләрдә намазлар укыды. Төп бәйрәм намазы Акмәчетнең Һөнәр берлекләре мәдәният сараенда үтте, аны Кырым мөфтие Әмирали Аблаев уздырды.

Акмәчеттә әле дә төзелмәгән зур мәчет җире буш тора, мөфтиятнең төзелешкә акчасы юк. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәч, мәчетне төзергә җыенган Төркия бу эштән читләштерелгән иде. Русиянең төрле төбәкләре бу мәчет төзелешендә катнашырга теләк белдәрсәләр дә, ул вакытта, эшләр ни өчендер туктап калды. Мондый теләк белдерүчәләр арасында Татарстан да бар дигән хәбәрләр таралган иде ул вакытта халык арасында. Шулаймы-юкмы, әммә Акмәчеттә зур мәчет булмаганлыктан, төрле зур дини чараларны мөфтият Һөнәр берлекләре сараенда үткәрергә мәҗбүр.

Аннексиягә карамастан, Төркия бу мәчетне төзү эшен, алдагы елларда булган аңлашуга күрә, үз өстенә алган иде. Ветеран кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев исә Төркия Акмәчеттә мәчет төзелешен башласа, бу Төркия Кырым аннексиясен таный дигән сүз булмаска тиеш, бу бары тик аннексиягә кадәр булган аңлашуны гамәлгә ашыру кебек кабул итү шарты белән генә булырга мөмкин. Мәчет төзелешен Кырым аннексиясен тану кебек кабул итмәү шарты белән Төркия бу төзелештә катнаша ала дигән иде.

Ә менә Акмәчетнең Дәүләт Шурасы каршында Александр Невский исемендәге зур чиркәү өчен җир дә вакытында аерылды, төзелеш иганәчеләре арасында Кырым хөкүмәтенең элекке рәисе Сергей Куницын, Украинаның ул чактагы президентлары Леонид Кучма, Виктор Янукович, соңгы чорда инде Владимир Путин булган иде. Бу хакта төзелеш мәйдынының коймасында алмашынып торган белдерүләр хәбәр итеп торды.

Ни өчендер, бу президентлар бары чиркәүгә генә иганәче булырга ашыккан. Мөселманнарның мәчетенә исә дистә еллар буе җир аерылмаганда алар ләм-мим... Кырымда мөселманнарны хаксыз гаепләүләр, кулга алулар, аларга карата нигезле-нигезсез төрле шикләнүләр, демонстратив тентүләр, йортларына басып керүләр генә яный. Мөселман диненә карата нәфрәт уяту, бу динне тотучыларны террорчылык оештыруда шикләнүләр ике дин вәкилләренә ике төрле караш булудан килеп чыкмый микән?

XS
SM
MD
LG