Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Баш прокуратурасы куелган бала тартмаларының канунилыгын тикшерә


Чаллыда бэби-бокс
Чаллыда бэби-бокс

Федерация шурасы әгъзасы Елена Мизулина бала тартмалары челтәре баласыннан баш тартучыларны күбәйтә дип белдерә.

Русия Баш прокуратурасы куелган бала тартмаларының (бэби-бокс) канунилыгын тикшерә. Федерация шурасы әгъзасы Елена Мизулина тикшерү тәкъдиме белән чыккан.

Июнь ахырында Мизулина Русия Баш прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать җибәреп, бала тартмалары челтәрен булдыруга мөнәсәбәтләрен һәм тартмаларны тикшерүне сораган.

Русиядә беренче тартма 2011 елда куела, аннан соң илнең 11 төбәгендә баланы аноним рәвештә калдырып китү урыннары ясалган.

Мизулина фикеренчә, бала тартмалары челтәре баласыннан баш тартучыларны күбәйтә, баланың чын әти-әнисенең кем икәнен дә белеп булмаячак, канунсыз гаиләгә алу, бала сату мөмкинлеге дә тудыра.

Алга киткән илләрдә кемгәдер кирәк булмаган сабый чүплеккә түгел, ә махсус жиһазландырылган тартмага илтеп салынганга күрә, исән-сау кала, тиздән яңа әти-әни таба.

XS
SM
MD
LG