Accessibility links

Кайнар хәбәр

Португалия такымы Евро-2016ның финалына чыкты


Уэлс уенчысы Нил Тэйлор кырга чыккан балалары белән финалның чирегендә Бельгияне җиңүгә шатлана
Уэлс уенчысы Нил Тэйлор кырга чыккан балалары белән финалның чирегендә Бельгияне җиңүгә шатлана

6 июль кич Европа беренчелегенең беренче ярымфиналында Португалия такымы Уэлсны 2:0 исәбе белән җиңеп, беренче булып финалга чыга. Уэлс беренчелектән төшеп кала.

Чәршәмбе кич 2016 елның Европа футбол беренчелегенең беренче ярымфинал уены узды. Уенда Португалия 2:0 исәбе белән Уэлсны җиңде һәм беренчелекнең беренче финалисты булды.

Уенның беренче таймында голлар кертелмәде. Такымнар туп белән якынча бертигез дәрәҗәдә хакимлек итте. Икенче таймда исә Португалия такымы ике гол кертә алды. Голларны Криштиану Роналду (50нче минут) һәм Нани (54нче минут) кертте.

Уен барышы
Уен барышы

Моңа кадәр беренчелекнең ачышы булып саналган Уэлс такымы беренчелектән төшеп кала һәм өйгә кайта. Исегезгә төшерәбез, төркем уеннарында алар Словакия һәм Русияне җиңгән иде. Шуннан соң башта Төньяк Ирландия, аннан Бельгияне җиңеп, ярымфиналга чыккан иде.

10 июль көнне Европа футбол беренчелегенең финалы узачак. Анда Португалия такымы Германия-Франция ярымфиналы җиңүчесе белән ярышачак. Әлеге ике ил катнашындагы икенче ярымфинал уены 7 июль көнне үтәчәк.

XS
SM
MD
LG