Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык радиосы төрекмән журналистын иреккә чыгаруны таләп итә


Сапармамед Непескулиев
Сапармамед Непескулиев

Төрекмән журналисты дәлилләре булмаган гаепләүләр нигезендә инде бер ел төрмәдә утыра.

Азат Европа/Азатлык радиосы Төрекмәнстан хакимиятләреннән журналист Сапармамед Непескулиевны төрмәдән чыгаруны таләп итә. Непескулиев - Азатлык радиосының төрекмән редакциясе хәбәрчесе, ул тагын берничә бәйсез мәгълүмат чарасында эшли.

Азат Европа/Азатлык радиосы президенты Томас Кент журналистка каршы ачылган җинаять эшен "кешелеккә каршы һәм акылга сыймаслык" дип атады. "Хакимиятләр яшерен рәвештә җәза алмыйча эшләп була дип белә, үзе яшәгән җәмгыять турында гадел итеп язган журналистны ирегеннән мәхрүм итеп була дип саный", диелгән Кент ясаган белдерүдә.

Непескулиев бер ел элек юкка чыкты, соңрак аның кулга алынганы билгеле булды. 2015 елның августында ябык мәхкәмә утырышында журналистны наркотик яшереп саклауда гаепләп өч ел төрмәгә хөкем иттеләр. Аның кайда тотылганы билгесез, янына адвокатлар кертелми. Хокук яклаучылар Непескулиев сәяси сәбәпләр аркасында утыртылган дип саный.

XS
SM
MD
LG