Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кече Сөндәге мәдрәсә бинасында Яруллиннар музее ачылды


Кече Сөндә ачылган Фәрит Яруллин музее
Кече Сөндә ачылган Фәрит Яруллин музее

12 июльдә Татарстанның Мамадыш районы Кече Сөн авылындагы борынгы мәдрәсә бинасында күренекле татар композиторы Фәрит Яруллин (1914-1943) музее ачылды. Чарада Фәрит Яруллинның бертуганы, күренекле композитор Мирсәет Яруллин хезмәтләре дә зурланды һәм аларның әтисе, танылган музыкант Заһидулла Яруллин (1888-1964) да искә алынды.

Заманында Кече Сөн мәдрәсәсе данлыклы була. Биредә 1785 елларда татар укымышлысы Таҗетдин Ялчыгол да мөгәллимлек итә. Галим Ризаэтдин Фәхретдин “Асар” дигән хезмәтендә әлеге мәдрәсә мөдәррисләрен сурәтли.

Менә озак еллар ташландык хәлдә булган бина торгызылды. Бинаны яңарту, торгызу эшләрендә авыл җирлеге башлыгы Мансур Фәләхов зур тырышлык куйган. Бу хакта авыл халкы да, үз чыгышында район хакимияте башлыгы Анатолий Иванов та белдерде.

Анатолий Иванов чыгыш ясый
Анатолий Иванов чыгыш ясый

Музей ачу тантанасында күренекле шамаилче, Тукай бүләге иясе Нәҗип Нәккаш “Мәдрәсә бинасы гомер буе татар өчен белем учагы булган” дип билгеләп китте.

Нәҗип Нәккаш
Нәҗип Нәккаш

Казан консерваториясе хезмәткәре Геннадий Макаров шушы төбәктән талантлы шәхесләрнең күпләп чыгуына мондый аңлатмасын бирде: ”Бу мәдрәсә бинасы кырында “шәкертләр чишмәсе” бар икән. Бәлки менә шул чишмә суын эчкәннәр сәләтле була торгандыр да. Чөнки ул белем чишмәсе”.

Геннадий Макаров
Геннадий Макаров

Геннадий Макаров шулай ук Фәрит Яруллинның бертуганы Мирсәет Яруллинның Казан консерваториясендә татар музыка факультетын булдыруда зур тырышлыклар куюын искәртте, шул факультетта бергә эшләгән елларын искә алды.

Тантанага Мирсәет Яруллинның хатыны Луиза ханым да кайткан иде.

Луиза Яруллина
Луиза Яруллина

Авыл хакимияте башлыгы Мансур Фәләхов сүзләренчә, мәдрәсә 18нче гасырга кадәр төзелгән. Беренче агач мәдрәсә яна. Аның урынына 1898 елда Тәберде Чаллысы авылыннан Шәйдулла оста мәдрәсәне таштан төзи.

Музейга әверелгән элекке мәдрәсәнең бүгенге күренеше
Музейга әверелгән элекке мәдрәсәнең бүгенге күренеше

​Мәдрәсәдә укыту нигездә кадимчә була. 1900нче елларда биредә 110 шәкерт сабак ала. Җәмгысе монда 300дән артык шәкерт указ алып Казан губернасы авылларында мулла һәм мәзин булып торганнар. 1918 елда мәдрәсә бинасы совет мәктәбенә әйләндерелә. Мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе булып Мәүлә-әсән санала. Ул 1984 елда Ташкент шәһәрендә вафат була.

Музей эчендә
Музей эчендә

Композитор Фәрит Яруллинның кызы Наилә Киев шәһәрендә гомер кичерә. Азатлык хәбәрчесе шушы шәһәрдә булган вакытта Наилә ханым Киев татарлары җәмгыяте активисты Әсгать Кашапов аша Заһидулла Яруллин ясаган тальян гармунны Татарстанга озаткан иде.

Гармунның Кече Сөн музеена тапшырылуын теләде ул. Фәрит Яруллин музее ачылган көнне әлеге әманәт үтәлде.

XS
SM
MD
LG