Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселман җитәкчеләре Ниццадагы хәлләрне гаепләп чыкты


Тәлгать Таҗетдин Ниццадагы террор гамәлен хөкем итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Русия мөселман җитәкчеләре гаепсез кешене үтерү исламда зур гөнаһ булуын әйтә.

Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин Франциянең Ницца шәһәрендәге террор 80нән артык кешенең гомерен өзгән террор гамәлен хөкем итеп Франция халкының авыр кайгысын уртаклашты. Таҗетдин әйтүенчә, бу хәл Русия белән НАТОның бер-берсенә каршы булмаска, ә террорга каршы бергәләп керәшергә кирәклеген күрсәтә.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да Ниццадагы хәлләрне гаепләп чыгып, әлеге фаҗига корбаннарының кайгысын уртаклашты.

“Коръәндә гаебе булмаган бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң диелгән. Күп миллионлы мөселман өммәте исеменнән бу фаҗигадә һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашам. Аларга сабырлык, ә яраланганнарга тизрәк савыгу телим”, ди Гайнетдин.

Татарстан мөфтие кайгынамәсендә терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә бу авыр сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде диелә.

“Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.

Террорлык гамәлләре авыр кайгылар алып килә. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын!Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, ди Сәмигуллин.

XS
SM
MD
LG